Инсульт. Авыру ни сәбәпле яшәрә? Аны алдан кисәтеп буламы?

 Россиядә ел саен 500 меңгә якын кеше инсульт кичерә. Шуларның 30 проценты – әле 40 яшькә дә җитмәгән, дип чаң суга белгечләр. Әлеге мәкерле авыру ни сәбәпле яшәрә? Аны алдан кисәтеп буламы?

Табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева белән шул хакта сөйләштек.

– Соңгы елларда инсульт ни сәбәпле яшәрә?

– Кызганыч, инсульт, дөрестән дә, елдан-ел яшәрә бара. Билгеле булганча, аның ишемик һәм геморрагик төрләре була. Геморрагик инсульт нәкъ менә яшьләр арасында күбрәк очрый. Бу иң беренче чиратта яшәү рәвешебезгә бәйле. Дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләр белән мавыгу, даими рәвештә стресста яшәү инсульт килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра. Әлеге диагноз спортчылар арасында да еш очрый. Бу, иң беренче чиратта, аларның физик күнегүләр белән артык мавыгып, организмны ял иттерергә онытулары аркасында килеп чыга. Шикәр чире, атеросклероз авыруларыннан интегүчеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаучылар, кандагы холестерин күләме югары булган кешеләр дә инсульт куркынычы янаучылар төркемендә. Эш урынында, шулай ук гаджетлар каршында утырганда баш, муен өлешләренең дөрес халәттә булмавы да инсульт куркынычын бермә-бер арттыра. Ник дигәндә, баш озак вакыт дәвамында иелеп торса, кан тамырларына зыян килә. Инсульт нәселдән дә күчә ала.

– Ишемик инсульт геморрагик инсульттан нәрсәсе белән аерыла?

– Ишемик инсульт күбрәк өлкән яшьтәгеләр арасында очрый. Ул, гадәттә, иртәнге якта аяктан ега. Кан тамыры уйнаган, бигрәк тә кан басымы югары булган кешеләрне үз итә ул. Моңа еш кына аларның тиешле даруларны вакытында эчмәве дә сәбәп булып тора. Юкса, гипертония вакытында аларны гел эчеп торырга кирәк. Геморрагик инсульт исә, киресенчә, көндез актив рәвештә ниндидер эш башкарганда тотып ала. Шуңа күрә ул күбрәк яшьләр арасында очрый. Геморрагик инсульт, гадәттә, баш миендә аневризм күзәтелгәндә, ягъни кан тамыры катламланып, кан йөреше бозылу аркасында килеп чыга.

– Кайсы чирләр инсультка китерә ала?

– Атеросклероз, шикәр чире, югары кан басымыннан интеккән кешеләр арасында инсульт күбрәк очрый. Соңгыларына үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ник дигәндә, кан басымы югары булган кеше ахыр чиктә бу халәтенә ияләшә, аны даими рәвештә үлчәми, даруларын вакытында эчми башлый. Бер юлы безгә килгән авыруның кан басымы 225кә менгән иде. Ул исә үзен бик яхшы хис итүен әйтте. Артык авырлыктан, симерүдән интеккән кешеләргә дә инсульт куркынычы яный. Нәселендә инсульт, инфаркт кичерүчеләр булган кешеләргә дә сак булырга кирәк.

– Инсультны нинди билгеләр буенча чамаларга?

– Гадәттә, кеше ишемик инсультның билгеләрен генә аерым-ачык сизә ала. Кеше елмайса, авызы бер якка чалышкан була. Сөйләшсә, нәрсә сөйләгәне аңлашылмый. Кулларын алга сузуын сорасаң, бер кулы төшеп китәчәк. Геморрагик инсульт вакытында инде кеше урын өстенә кала, бөтенләй хәрәкәтләнә алмый.

– Табиб килеп җиткәнче, кешегә ничек ярдәм итәргә?

– Аны урынга яткырып, башын азрак күтәрергә кирәк. Башын янга борып куярга да онытмагыз. Моны, коса калса, тончыкмасын өчен шулай эшләргә кирәк. Аннары аның кан басымын үлчәргә. Инсультлы кешегә башкача берничек тә ярдәм итеп булмый. Аңа үз белдегең белән ниндидер дару эчертү дә тыела.

– Инсультны алдан кисәтү өчен ни эшләргә?

– Моның өчен иң беренче чиратта дөрес  тукланырга кирәк. Көненә өч тапкыр бер үк вакытта тукланырга тырышыгыз. Ач карынга кибеткә керүдән дә сакланыгыз. Бу организмга теләсә нинди ризык эләкмәсен өчен кирәк. Бик тә баллы ризык ашыйсыгыз килсә, башта берәр файдалы ризык ашагыз. Ахырдан гына десерт урынына берәр печенье яки җиләк-җимеш кабып куярга була. Даими рәвештә хәрәкәттә булыгыз. Физик күнегүләр дә инсультны кисәтергә ярдәм итә. Көн дәвамында чиста су эчәргә дә онытмагыз. Яшел чәй, составында омега-3 күп булган ризыкларга өстенлек бирегез. Даими рәвештә табибка күренеп, сәламәтлегегезне тикшертеп торырга да онытмагыз.

Инсультны кисәтү өчен ничек тукланырга?

– Майлы ризыкларны чамасын белеп кенә кулланыгыз. Ашаган ризык составында трансмайлар, пальма мае булмаска тиеш. Соңгы арада азык-төлек капларында «үсемлек майлары» дигән сүз еш очрый. Еш кына анда пальма мае да керә. Шуңа күрә составында нинди май кулланылуы конкрет күрсәтелгән ризыкларны гына алыгыз.

– Чипсы, кириешка, фастфуд кебек зарарлы ризыклардан да баш тарту хәерле.

– Шикәр дә – төп дошманнарның берсе. Ул артык авырлык җыюга, шикәр чиренә китерә. Ул исә, үз чиратында, инсульт килеп чыгу куркынычын бермә-бер арттыра.

– Каһвә эчәргә яратучыларга да игътибарлы булырга кирәк. Геморрагик инсульт алар арасында да еш очрый. Шуңа күрә каһвәдән баш тартып, яшел чәйгә өстенлек бирсәгез, яхшырак булыр.

– Инсульттан саклану өчен, көненә ярты килограмм чамасы яшелчә, авокадо, чикләвек ашарга кирәк. Үсемлек мае урынына зәйтүн маен куллану хәерлерәк.

– Диңгез балыгы да файдалы. Анда омега-3 күп.

– Кибеттә сатылган камыр ризыклары, тәм-томнарда күпчелек пальма мае кулланыла. Шуңа күрә әлеге төр ризыктан авыз итәсегез килсә, аны үзегез пешерегез.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү