Табиб: Гырлауның үзеннән бигрәк аны китереп чыгарган сәбәпләр куркыныч

Төн йокыларын качыра… Иң кадерле кешеңне дә дошманыңа әйләндерә. Сүзебез – гырлау турында. Баксаң, беренче карашка гадәти кебек тоелган бу күренеш гаиләләрне дә тарката ала икән. Рәсми саннарга ышансаң, аерылышырга карар кылган парларның 9 проценты бу адымга этәргән төп сәбәп дип нәкъ менә тормыш иптәшенең гырлавын атаган. Гырлаудан ничек котылырга? Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт Регина Ахунова белән шул хакта сөйләшәбез.

– Регина Ринатовна, гырлауны чир дип атап буламы?

– Юк, гырлау – чир түгел. Аны көнкүрештәге билгеле бер уңайсызлык дип атасак, дөресрәк булыр. Җир шарында яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең якынча 30 проценты йоклаганда һәрчак гырлый. Гырлауның үзеннән бигрәк аны китереп чыгарган сәбәпләр куркыныч (астарак – Д.Г.). Шуңа күрә иң беренче шуларны ачыклап, аларны дәвалау юлларын эзләргә кирәк. Гырлау мәсьәләләре белән сомнолог шөгыльләнә. Әмма бүген андый белгечләр сирәк очрый. Шуңа күрә гырлаудан интеккән кеше иң элек ЛОР-табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алга таба кардиолог белән неврологка да күренергә кирәк булуы ихтимал.

– Гырлау нәрсәсе белән куркыныч?

– Әгәр кешене билгеле бер авыру борчымаса, гырлау иң беренче чиратта, якын кешеләрне талаштырып, өйдәге тынычлыкны бетерүче яман күренеш буларак кына куркыныч тудырырга мөмкин. Әмма кайчак ул йоклаганда сулыш алу тукталуның  – апноэның бер билгесе дә булырга мөмкин. Кешенең сулышы кинәт кенә тукталып тора да ул кисәк гырлап җибәрә. Андый чакта сулыш гадәттә 20–30 секундка тукталып тора. Кайчак 2–3 минут, җитди очракларда йокы сәгатенең 60 процентын да тәшкил итәргә мөмкин. Йоклаганда сулыш тукталып тору артериаль гипертензия, йөрәк ишемиясе, диабет, инсульт кебек йөрәк-кан тамыры авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Йоклаганда кислород җитмәү аркасында организм ял итәргә өлгерми. Нәтиҗәдә кеше көндез дә йокымсырап йөри башлый. Тын кысылу, буылу, йоклаганда баш тирләү, еш уяну, төнлә һәм иртән кан басымы күтәрелү, төнгә ике мәртәбә кече йомыш белән йөрү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Андый чакта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дөрес, бу һәр гырлаган кеше апноэдан интегә дигән сүз түгел. Йоклаганда «урман кисүчеләр» арасында аннан тилмерүчеләр саны 10–20 процент чамасында гына тирбәлә.

– Төнлә сулыш тукталуны алдан кисәтеп буламы соң?

– Әлбәттә. Апноэны булдырмас өчен иң элек артык авырлыктан сакланырга кирәк. Башка органнарга зыян салудан тыш, ул төнлә гырлау, буылуга да нигез булып тора. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрдән дә баш тарту хәерле. Алардан баш тарту белән, гырлаудан тыш, яшәргә комачау иткән башка хроник тайпылышлардан да котыла алачаксыз. Борынга төшкән томауны да ахыргача дәвалап бетерегез! Вакытында җиренә җиткереп дәваланмаган ринит белән гаймориттан котылу бик кыен. Алар исә, үз чиратында, гырлау, йоклаганда сулыш алу тукталуны китереп чыгара.

– Баланың гырлавыннан куркырга кирәкме?

– Безнең ил табиблары китергән мәгълүматлардан аңлашылганча, 4–6 яшьлек балаларның 10 проценты төнлә гырлый. Андыйлар малайлар арасында ешрак очрый. Балаларның гырлавын еш кына мышнау белән бутыйлар. Сабыйларда бу күренеш, гадәттә, борынга томау төшкәндә, йоткылык бизләре зурайганда, сулыш юлларында хилафлыклар булганда, артык авырлыктан интеккәндә күзәтелә. Бу халәт хроник дәрәҗәгә җитсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ник дигәндә, вакытында дәваламаган очракта гырлау баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый. Тора-бара ул баланың тәртибе, укуда, мәктәптә өлгергәнлеге белән дә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

– Гырлаудан ничек котылырга?

– Гырлауны дәвалау аны китереп чыгарган сәбәпне ачыклаудан  башлана. Бу күренештән котылырга теләгән кешегә гәүдә авырлыгын нормага китерергә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартырга, йоклаганда яту рәвешен үзгәртергә дә туры киләчәк. Гырлаудан котылу өчен борын киңәйткеч махсус җайланмалар да кулланыла. Алар аскы теш казналыгын алга чыккан халәттә тота. Төнлә сулыш тукталып торуны исә югарырак басым астында һава белән тәэмин итеп торучы маска сыман җайланма ярдәмендә дәвалыйлар. Бөтен ысулларны файдаланып караганнан соң да нәтиҗәсе булмаса, табиб хирургия алымнары ярдәмендә дәвалауга күчәргә мөмкин.

 

Гырлау ни сәбәпле килеп чыга?

  1. Еш кына кеше йоклаганда дөрес сулыш алмаганда гырлый. Сулыш алганда үтеп кергән һава авыз, борын, телдән алып тамакка кадәр – сулыш юлларының теләсә кайсы өлешендә каршылыкка очрый. Йоклаганда тамак мускуллары йомшара. Шуңа күрә алар шундый кечкенә генә каршылыкка да бирешә.
  2. Яшь барган саен гырлау ихтималы да арта. Ник дигәндә, олыгайган саен кешенең мускуллары да көчсезләнә. Йоклаганда алар бермә-бер йомшый. Шул рәвешле тамак кысыла да кеше гырлый башлый.
  3. Йоклаганда дөрес ятмау. Якынча 80 процент очракта кеше аркага ятып йоклаганда гырлый. Мондый халәттә тел артка китә, тамак кысыла. Шул рәвешле сулаганда кергән һава тамак аша тел буйлап барганда гырлау тавышы чыгара. Әмма кешене аркага ятып йоклау гадәтеннән арындырырга була. Моның өчен йокы киеменең калак сөяге турысына махсус кесә тегеп, шунда теннис шары тыгып куярга кирәк. Болай эшләгәндә кеше аркасына ята алмаячак. Шул рәвешле төне буе гырлау тавышына да түзеп ятасы булмаячак.
  4. Тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу, седатив, антигистамин, авыртуны баса торган дарулар эчү. Болар бар да мускулларның чамадан тыш йомшаруына китерә. Бу исә – йоклаганда гырлау – котылгысыз дигән сүз. Кешенең ни дәрәҗәдә көчле гырлавы аның никадәр күп тәмәке тартуына да бәйле. Тәмәке төтенендәге матдәләр борын һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасын ярсыта. Нәтиҗәдә сулыш юллары тарая һәм кеше гырларга тотына. Шуңа күрә сөремле көпшә көйрәтүчеләргә йокларга ким дигәндә дүрт сәгать кала тәмәке тартмаска киңәш ителә. Сүз уңаеннан, тәмәке тартучылар янәшәдәгеләрнең дә гырлау ихтималын арттыра. Бу уңайдан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре төнлә гырлаучыларның 20 процентын чит кеше тарткан тәмәке исен иснәүчеләр тәшкил итүен күрсәткән. Алкогольле эчемлек тә организмдагы барлык мускулларны, шул исәптән йоткылык, аңкау мускулларын да йомшарта. Мондый халәттә алар сулыш алган вакытта вибрация бирә. Шул рәвешле кеше гырлый башлый. Шуңа күрә хәмерне чамасын белмичә кулланган кешенең төне буе гырлавына аптырыйсы юк.
  5. Артык авырлык, симезлектән интегүчеләр дә – иң еш гырлаучылар рәтендә. Муен тирәсен май басса, сулыш юллары тарая. Нәтиҗәдә кеше гырлый башлый. Корсактагы май диафрагманы этә, күкрәктәге май аны үз чиратында кыса. Шул рәвешле сулыш юллары да кысыла. Болар бар да гырлаудан бигрәк йоклаганда сулыш алу тукталу (апноэ) ихтималын арттырулары белән куркыныч. Рәсми саннардан күренгәнчә, апноэдан тилмерүчеләрнең 70 проценты симезлектән интегә. Симезлек аркасында барлыкка килгән гырлауны вакытында дәваламасаң, гәүдә авырлыгы тагын да артачак. Гырлау – артык авырлыкка, артык авырлык гырлауга китерә. Шуңа күрә гәүдә авырлыгын һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Дөрес туклану һәм даими физик күнегүләр ярдәмендә артык авырлыктан җиңел генә котылып булганны һәркем белә.

 

Үзем сынадым

Кишер белән суган ярдәм итте

Ирем төнлә гырлап интектерә иде. Нинди генә ысулларны кулланып карасак та, файдасы булмады. Менә бу ысулның файдасын күрдек. Йоклар алдыннан берәр кишер һәм суганны уып, яхшылап суын чыгарасың да шуңа манылган мамыкны борын тишекләренә куеп торасың. Шулай эшли башлаганнан бирле, гырлаулар сирәкләнде.

Фәнүзә Зиннәтуллина. Саба


Фикер өстәү