Татарстанда бер атна эчендә кыяр һәм колбаса бәясе төшкән

Моннан тыш йомырка, карабодай һәм бодай оны арзанайган.
Узган атнада Татарстанда янә сыер ите кыйммәтләнгән. “Татарстанстат”ның 11-18 март чоры статистикасы шуны күрсәтә. Гомумән, бу чорда күп кенә азык-төлек бәясе арткан. Аерым алганда, сыер итеннән тыш, сарык ите, балалар өчен ит консервлары, туңдырылган балык бәясе күтәрелгән. Моннан тыш маргарин, каймак, эремчек, балалар өчен катнашмалар, каты сыр һәм шикәр бәясе үскән.

Шул ук вакытта кайбер продуктларның арзанаюы да күзәтелгән. Мәсәлән, сосиска, тавык, ярымысланган һәм пешерелгән колбаса, йомырка, бодай оны, арыш икмәге, карабодай бәясе төшкән. Ә кыяр исә барыннан да күбрәккә – 29,8 процентка арзанайган.


Фикер өстәү