Республиканың иң яхшы укытучысы кем булыр?

Бүген Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесе билгеле булачак.

Конкурсның финал этабы башкалада «Адымнар — белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында һәм 179 нчы гимназиясендә узган. Анда зона этапларында җиңүче 42 педагог катнашкан. Алар арасында башлангыч сыйныф, математика һәм информатика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, информатика, физик культура укытучылары бар.
«Педагогик дебют» конкурсында 20 яшь укытучы осталыгын күрсәткән. Алар – башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, химия, биология һәм башка фән укытучылары.


Фикер өстәү