Бүген «Россиянең ел укытучысы» конкурсының төбәк этабы бәйгесе төгәлләнә

Кичә конкурсының төбәк этабының беренче турына йомгак ясалды. Финалга 15 укытучы чыкты.

Алар арасында Казанның «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Лисина ( ул – шәһәр этабында абсолют җиңүче), 93 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Юлия Бирюкова, КФУның IT-лицее химия укытучысы Екатерина Массарова һәм татар телендә белем бирүче 155 нче гимназиянең география укытучысы Гөлназ Ханнанова да бар.

Финалга шулай ук Чаллы, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш һәм республиканың башка районнарыннан килгән педагоглар да чыккан.
Бүген биш финалист билгеләнеп, аларның исемнәре билгеле булачак. «Россиянең ел укытучысы» конкурсының төбәк этабының абсолют җиңүчесе исеме иртәгә, 24 нче мартта игълан ителәчәк.


Фикер өстәү