Казанда башкаланың иң яхшы укытучыларын бүләкләделәр

Казанда Педагог һәм остаз елы башланып китте. Бүген Казанда «Ел укытучысы – 2023» һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Иң яхшы педагогны 21 яшьтән 71 яшькә кадәрге 91 финалист арасыннан сайладылар. Конкурсның абсолют җиңүчесе булып «Адымнар» полилингваль комплексының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Лисина танылды. Ул республика этабында Татарстан башкаласы исеменнән чыгыш ясаячак.

Финалистларны Казан мэры Илсур Метшин котлады. «Сез безнең тормышта аерым роль уйныйсыз, чөнки нәкъ менә сез, кадерле укытучыларыбыз, матур һәм мавыктыргыч фән дөньясын ачасыз, талантларны барларга һәм тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәсез, акны карадан, яхшыны начардан аерырга өйрәтәсез. Педагогларның һәрвакытта да аерым хөрмәт һәм абруй казанулары очраклы түгел. Мин шушы тантаналы чарада Казанда Педагог һәм остаз елын ачык дип белдерергә телим», – диде шәһәр башлыгы.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан мәгарифенең республика мәгариф системасы өчен генә түгел, ә тулаем ил өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм шәһәр укытучыларына балалар үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу залда яшь укытучылар һәм остаз-педагоглар утыра. Конкурста иң яшь һәм иң өлкән катнашучы арасындагы аерма – 50 яшь. Сезне котлыйм һәм зур җиңүләр телим», – диде министр.

Конкурсның шәһәр этабы Казанда ноябрьдән февральгә кадәр узды. Катнашу өчен гаризалар саны узган ел белән чагыштырганда 100 гә арткан һәм 500 дән артык тәшкил иткән. Финалда 91 белем бирү учреждениесеннән 91 кеше катнаша. Иң яшь конкурсантка 21 яшь, иң өлкәненә 71 яшь, дип хәбәр итә башкала мэриясенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү