Алсу Фазлыева: «Бик авыр вакытта күңелемнән синең белән сөйләшәм»

Җырчы Алсу Фазлыева социаль челтәрдә әтисез узган гомере турында язган. Фидаил абыйның бакыйлыкка күчкәненә өч ел булган икән.  

«3 ел инде син безнең арада юк… Искә төшкән саен йөрәкләр сыкрый… Син киткәннән соң, 2 ел аңышмый, төштәге кебек яшәлде, аннан соң гына, тормышка ямь өстәп, 2 оныгың тугач кына, тынычланган кебек булдык. Син безнең арада булмасаң да, янәшәдә икәнне тоеп яшим, синең ярдәмне гел сизеп торам. Бик авыр вакытта күңелем белән синең белән сөйләшәм, дөрес юлны күрсәтүеңне сорыйм.

Балтачтагы концертыбызда «Әтием капкалары» җырында ярты зал сине сагынып елады… Әйе, бик кешелекле, ярдәмчел кеше идең, әти, безне дә шуңа өйрәттең…

Безнең 3 баланың тормышына карап, сөенер идең. Бик сагынабыз, әти, син мәңге күңелләрдә», – дип әрнеп язган Алсу.

Язылучылары аның хәленә кереп, киңәшләр биреп, җылы сүзләрен язып калдырганнар.


Фикер өстәү