Балага каеш кирәк! Кулдагы баланы коткарып булмаска мөмкин

Татарстан юлларында фаҗигаләр артса да, һәлак булучылар кимегән.  424 юл һәлакәтендә 39 кешенең гомере өзелгән, 559ы имгәнгән. Аның каравы балаларга куркыныч яный. Алар катнашындагы аварияләр дә, имгәнүчеләр дә, корбаннар да арткан. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов журналистлар белән очрашуда атааналар җаваплылыгы турында сөйләде. Бала йөргән юлны алар да белергә тиеш.

Кулда булса, чыгып оча

Быелның ике аенда республика юлларында балалар катнашында 44 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 3 сабыйның гомере өзелгән, тагын 49ы имгәнгән. Куркыныч саннарның өчесе дә узган елгыдан күбрәк. Фаҗигале очраклар еш кына ата-ананың игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Әйтик, шул ук махсус утыргычны иминлек түгел, ә инспекторлар штраф язмасын өчен йөртүчеләр дә җитәрлек. Күпсанлы тикшеренүләр исә андый утыргычның үлем-китем очракларын – 54 процентка, имгәнү ихтималын 76 процентка киметүен раслаган.

– Кечкенә сабыйлар да машинада барганда махсус утыргычта булырга тиеш. Ата-аналар шуны истән чыгармасын иде: авария килеп чыккан очракта, кулдагы баланы тотып калып булмый яки сез аны үзегез изәчәксез, – дип кисәтте Рөстәм Гарипов журналистлар белән очрашуда.

Юлдагы хәлләр дә бу сүзләрнең хаклыгын раслап кына тора. Әйтик, күптән түгел генә Бөгелмәдә җитди юл һәлакәте килеп чыккан һәм анда махсус утыргычтагы сабый гына исән калган.

Үзең барып карыйсы

Балагыз белән өйдән мәктәпкә кадәр җәяү барып, аның йөргән юлын тикшерегез! Рөстәм Гарипов ата-аналарга шундый киңәш бирде.

– Балагыз белән аның мәктәпкә яки башка урыннарга йөри торган юлларыннан җәяү барып, андагы куркыныч җирләрне тикшерегез. Алар турында шундук безгә хәбәр итегез, – ди Татарстанның баш дәүләт инспекторы.

Быел республикада җәяүле балалар катнашында 17 юл һәлакәте килеп чыккан. 1 баланың гомере өзелгән, 19ы имгәнгән.

– Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыккан баланы машина бәргән. Кызганыч, аның гомере хастаханәдә өзелде. Шуңа күрә тагын бер кабатларга туры килә: балаларыбызның йөргән юлларын яхшылап өйрәнергә кирәк. Мәктәпкә, спорт яки күңел ачу биналарына кайсы юлдан бара, кайсыннан кайта? Яңа гына телгә алган аянычлы очракта баланың бассейнга баруы булган. Берничә метр ераклыкта гына җәяүле кичүе урнашуга карамастан, юлны тиешсез урында йөгереп чыгарга уйлаган ул, – ди Рөстәм Гарипов.

Кагыйдәне балалар бозса да, ахыр чиктә, барыбер ата-аналар гаепле. Димәк, өйрәтмәгән, аңлатмаган, кисәтмәгән. Үзе дә каешын эләктермәгән, кешегә юл бирмәгән, кызыл утка туктамаган, юл аша чыкканда телефоныннан аерыла алмаган.

Белгечләр баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген дә искәртә. Финляндиядә, әйтик, моны закон белән мәҗбүр итәләр. Андый тәртип гамәлгә кергәч, җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны 75 процентка кимегән. Рөстәм Гарипов фикеренчә, белем бирү оешмалары янындагы җәяүле кичүләре янына өстәмә яктырткычлар да куярга кирәк.

Җиде кат уйла

Белгечләр баланың туган көненә мопед, мотоцикл ише кәттә бүләк ясар алдыннан да җиде кат уйларга киңәш итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова Алабугада килеп чыккан фаҗигане искә алды.

– Узган елның 24 маенда Алабугада 14 яшьлек баланың гомере өзелде. Әти-әнисе аңа туган көненә мотоцикл бүләк иткән һәм шушы «бүләк» аркасында баланы туган көнендә җирләргә үк туры килде. Аның йөртү таныклыгы да булмаган, билгеле. Шуңа күрә ата-аналар баласына мондый куркыныч бүләк ясар алдыннан шуны истә тотсын иде: баланың йөртү таныклыгы, махсус киеме булырга, ул юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш, – диде министрлык вәкиле.

Быелның ике аенда Татарстанда 424 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 39 кешенең гомере өзелгән, 559ы имгәнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада юл фаҗигаләре саны да (3,4 процентка), аларда имгәнүчеләр саны да (6,5 процентка) арткан. Үлүчеләр саны кимегән (13,3 процентка).

Юл фаҗигасенә китергән иң төп сәбәпләр:

– каршы полосага чыгу (55,6 процент);

– җәяүлене бәрдерү (28,3 процент);

– каршылыкка килеп бәрелү (5,1 процент);

– туктап торган транспортка бәрелү (3,3 процент).

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү