Бала иминлеге – ата-ана кулында

Белгечләр балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтүнең иң төп шарты дип әнә шуны атый. Бу көннәрдә ул хакта аеруча еш сөйләнелә. Ник дигәндә, дүшәмбедән республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы башланды. Ул балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 322 юл һәлакәте (шуларның 150сендә сабыйлар пассажир булган) теркәлгән. Аларда 11 баланың гомере өзелгән, 348 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләр саны – 30 процентка, анда җәрәхәтләнгән балалар саны 33 процентка арткан. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре, нигездә, машина йөртүченең каршы як полосага чыгуы, башка машиналар белән тиешле дистанцияне сакламавы аркасында килеп чыккан.

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Рамил Әхтәмҗанов сүзләренә караганда, юлдагы мондый аянычлы очраклар еш кына гади генә кагыйдәләрне үтәмәү аркасында килеп чыга.

– Салондагы баланың гомере өчен тулысынча машина йөртүче җаваплы. Ни кызганыч, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү ата-ананың үзләре өчен генә түгел, бала өчен дә аяныч тәмамланырга мөмкин. Машинада барганда бала кулда булса, бигрәк тә. Машина кисәк кенә туктаганда, бәрелгәндә, пассажирның авырлыгы берничә мәртәбә арта. Шуңа күрә андый чакта баланы бәрелү, имгәнүләрдән саклап калу мөмкин түгел, ул махсус кәнәфигә утыртылган булырга тиеш, – диде идарә башлыгы «ВТ» хәбәрчесенә.

Быел Татарстанда җәяүле балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләре саны да арткан. Ел башыннан бирле республикада шундый 141 юл һәлакәте теркәлгән, анда 145 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында республикада җәяүле балалар катнашында 114 юл һәлакәте теркәлгән булган. Аларда 118 бала имгәнгән.

Юлларда аянычлы хәлләрне кисәтү өчен ата-аналар түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тиеш

  1. Бала белән юлга чыгар алдыннан иң элек аның куркынычсызлыгын кайгыртыгыз. Машинадагы бала үз яшенә һәм авырлыгына туры килгән кәнәфидә утырырга тиеш. Аны җитештерүче тарафыннан төзелгән күрсәтмә буенча дөрес итеп урнаштырыгыз.
  2. Машинада юлга чыкканда баланы бер урында – үзенең кәнәфиендә генә утырып барырга өйрәтегез. Ул моңа бик тиз ияләшәчәк.
  3. Бала юл хәрәкәтенең юлдан түгел, бусагадан чыгып, беренче адымны атлауга ук башлануын белеп үсәргә тиеш. Мәктәпкә илтүче юлдан бала белән бергә җитәкләшеп барып, берочтан аңа хәтәр юл чаты, тар тротуар, машина туктый торган урыннарны күрсәтеп, алар яныннан узганда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген аңлатыгыз.
  4. Машинада барганда үзегез дә куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз. Сезнең үрнәк – бала өчен иң яхшы тәрбия чарасы. Юл йөрү кагыйдәләренә дә ул сезнең мисалда өйрәнә.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү