Табиблар кисәтә: муен, арка өлешенә зыян килгән балаларның күбесе инвалид кала

Баладан бигрәк ата-аналарның үзләрен өйрәтергә кирәк! Имгәнгән балаларга ярдәм күрсәтүче бер төркем табиб шулай дип көрсенә. Баланың ни сәбәпле имгәнүен сораша башлагач, күпләр «алай булыр дип белмәдем», «күрмәдем», «мина аны белә дип торам» ише җаваплар яудыра икән.  Балалар белән килеп чыккан күңелсез очракларның күбесенә телефоннан аерыла алмаган замана ата-аналарының игътибарсызлыгы гаепле, ди белгечләр.

Табиблар яшерми: җәйге чорны куркып көтә алар. Ник дигәндә, нәкъ менә шушы чорда имгәнгән балалар саны бермә-бер арта. Быел да искәрмә булмаган. Җәй башланганнан бирле Республика клиник балалар хастаханәсенә көненә 130лап имгәнгән баланы алып киләләр икән. Шуларның яртысына «сыну» диагнозы куела. Балаларның күбесе велосипед яки самокатта йөргәндә җәрәхәтләнә. Аларның, нигездә, кул-аякларына зыян килә икән.

­– Балаларның сынган кул-аягы бик озак төзәлә. Кемгәдер моның өчен бер ай вакыт таләп ителә, икенче берсенеке өч айга ук сузылырга мөмкин. Бер ел дәвамында тернәкләнгән балалар да бар, – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең амбулатор травматология һәм ортопедия бүлеге җитәкчесе Ленар Дзюменко журналистлар белән очрашуда.

 Имгәнүче балалар саны ел саен 10–20 процентка арта бара, ди белгечләр. Алар моны балалар өчен төзелгән ял урыннары саны күбәюгә бәйләп аңлата. Чагыштыру өчен: узган ел республикада барлыгы 120 мең бала имгәнгән. Аннан алдагы елда бу сан 20 процентка азрак булган.

Быел Татарстанда тәрәзәдән егылып төшеп имгәнгән балалар саны да арткан. Әле җәй башланырга да өлгермәде, республикада шул рәвешле өч бала зыян күрде. Аларның берсе шундук вафат булган. Әлеге фаҗигаләр Алабуга, Түбән Кама, Казанда килеп чыкты. Узган елның шул ук чорында республикада мондый фаҗигаләр өч тапкыр азрак теркәлгән.

Республика клиник балалар хастаханәсенең хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов сүзләренә караганда, ел башыннан  Татарстанда барлыгы 14 бала тәрәзәдән егылып төшкән, өчесенең гомере өзелгән. Имгәнгән балаларның, нигездә, баш сөяге, аяк-кулларына, баш миенә зыян килгән. Умыртка баганасы сынучылар да шактый. Эчке органнарга кан саву очраклары да бар. Белгеч бу урында табиблар елның-елында искәртеп торган кагыйдәләрне искә төшерергә мәҗбүр.

– Мондый фаҗигаләрне кисәтү тулысынча ата-ана җилкәсендә. Кечкенә баланың бар нәрсәне эшләп, капшап, тотып карыйсы килә бит. Шуңа күрә балаларны өйдә үзләрен генә калдырырга ярамый. Абый-апалары белән генә калдыру да куркыныч. Ник дигәндә, алар еш кына гаджетларда утыра, балада гамьнәре булмый, – ди табиб. – Тәрәзә яннарында урындык, өстәл кебек җиһазлар да тормаска тиеш. Алар ярдәмендә бала тәрәзә төбенә җайлы гына менә ала. Аннары ата-ана шуны да онытмасын иде: тәрәзәгә куелган москит челтәре егылудан сакламый, чебен-черкидән генә коткара. Шуңа күрә тәрәзәгә чикләгеч яки йозак куюдан да яхшысы юк.

Табибларга баш мие җәрәхәтләре белән китерелгән балалар саны да арткан. Табиб-нейрохирург Владимир Иванов сүзләренә караганда, аларның бүлегенә көн саен шундый җәрәхәт алган 5–10лап баланы китерәләр икән. Аларның да күбесе шул ук самокат, велосипедта саклагыч җайланмалардан башка гына йөргәндә имгәнгән.

– Ата-ана баласына шундый кыйммәтле уенчык алып бирергә акчасын таба. Ә менә анда йөргәндә башны, аяк-кулларны саклый торган җайланмаларга акча кызгана. «Ник алмадыгыз?» – дип сорагач: «Бу турыда уйлап та караганым булмады», – диләр. Менә шундый шаккаткыч җаваплар алабыз, – дип аптырый табиб.

Владимир Иванов сүзләренә караганда, соңгы арада балалар мәйданчыгына уйнарга чыккан җиреннән имгәнгән балалар саны да арткан. Аларның күбесе биредәге тау, баскыч кебек җайланмалардан егылып төшеп зыян күрә икән.

– Ата-ана баласын уен мәйданчыгына алып чыга да  тынычлана. Күбесе башын да күтәрмичә телефонда утыра яки шундагы ата-аналар белән гәп кора. Ә бала бу вакытта бернинди караусыз теләсә кая менә, сикерә, җаны ни тели – шуны эшли. Моның ахыры еш кына имгәнү-җәрәхәтләр белән тәмамлана. Шуңа күрә ата-ана бу очракта да уяулыкны югалтмасын иде, – ди белгеч.

Уяулык дигәннән, табиблар табигатьтә ял иткәндә, бигрәк тә шашлык пешергәндә уяу булырга өнди. Ник дигәндә, андый чакта балаларның пешү куркынычы бермә-бер арта, дип кисәтә алар. Балаларның күбесе учак кабызганда кулланыла торган сыекчаны сибеп уйнаганда зыян күрә икән. Бәхеткә, соңгы араларда республикада андый очраклар күзәтелмәгән. Шулай да ел башыннан бирле Татарстанда 8 бала пешкән. Аларның тәненең 30 проценты зыян күргән. Күбесе өстенә кайнар чәй түгү, кайнар чәйнек аудару аркасында пешкән.

Эльза Әхмәдуллина, Республика клиник балалар хастаханәсенең тернәкләндерү бүлеге мөдире:

– Без имгәнү, җәрәхәтләнүләр аркасында бала организмына салынган зыянны киметергә, аны инвалидлыктан саклап калырга тырышабыз. Әмма кайчак хәлләр шулкадәр мөшкел була ки, хәтта без кулланган тернәкләндерү ысуллары да ярдәм итми. Шуңа күрә ата-ана эшне бу дәрәҗәгә җиткермичә, баласын имгәнү-җәрәхәтләрдән сакласын иде. Муен, арка өлешенә зыян килгән балаларның күбесе еш кына инвалид кала. Бер генә имгәнү дә баланың организмында эзсез югалмый. Әйтик, баланың баш миенә зыян килгән булса, ул тернәкләнеп, элеккечә үк мәктәпкә укырга йөрергә мөмкин. Әмма аның үсеше дә, баш мие эшчәнлеге дә элеккеге дәрәҗәдә булмаячак инде. Шул ук уку, язуында да хилафлыклар килеп чыгарга мөмкин. Җитди имгәнгән баланы тулысынча аякка бастыру бик кыен. Күптән түгел генә анализ ясаган идек. Соңгы биш елда җитди баш мие җәрәхәте алган 50 баланың 20се әле дә бездә даими рәвештә тернәкләнү уза.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү