Владимир Путин мәктәп укучылары өчен мәҗбүри белешмәләр турында законга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин укучылар өчен мәҗбүри белешмәләргә кагылышлы яңа законга кул куйган. Алардан башка балаларны физкультура дәресләренә кертмәячәкләр. Бу хакта ТАСС яза.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Законга яңа нигезләмә кертелгән. Шулай итеп, хәзер бары тик хастаханәдән белешмәсе булган укучылар гына физкультура дәресләренә кертеләчәк. Аны профилактик медицина тикшерүләре нәтиҗәләре буенча бирергә тиешләр.

Бер үк вакытта мәктәпләрнең балаларга беренче ярдәм күрсәтүне оештырырга тиешлеге билгеләнә. Яңа кагыйдәләр буенча, тиешле әзерлеккә ия булган укытучылар һәм башка затлар укучыларга беренче ярдәм күрсәтә алачак.

Хәзерге вакытта мәктәп укучыларының физкультура дәресләре вакытында сәламәтлеге кинәт кенә начараю очраклары арту күзәтелә. Шуңа күрә мәктәп хезмәткәрләренең, табиблар килгәнче, балаларга беренче ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү