Махсус хәрби операциядә катнашучыларга посылка һәм хатларны бушлай җибәреп була

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга посылка һәм хатларны бушлай юллау мөмкинлеге булдырылган. Аларны Россия Кораллы Көчләренең фельдъегерь-почта элемтәсе бүлекләре тапшыра.

Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин әйтүенчә, хәрбиләргә 10 килограммга кадәрге авырлыктагы посылкалар бушлай юллана. Аларны теләсә кайсы почта бүлегеннән җибәрергә мөмкин.

Илнең төрле почмакларыннан посылкалар Россия почтасының Мәскәүдәге логистика үзәгендә туплана. Шуннан соң алар Оборона министрлыгы вәкилләренә тапшырыла.

Посылканы бары тик почта бүлекләре аша гына бушлай җибәрергә мөмкин. Операторга аны ачык килеш тапшырырга кирәк. Бер кеше чикләнелмәгән санда посылка җибәрә ала. Әмма һәркайсының авырлыгы 10 килодан артмаска тиеш.

Хатлар гадәти конвертка салып юллана. Хат һәм посылкаларга адресны түбәндәгечә язарга: 103400, город Москва-400, адресатның ФИО, хәрби часте номеры.


Фикер өстәү