276 кешенең гомере өзелгән. Сәбәбе – ваемсызлык

Быел республика юлларында 276 кешенең гомере өзелгән. Хөкүмәт йортында Министрлар Кабинеты һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уртак утырышында әнә шул санны киметү турында сөйләштеләр. Балаларның иминлеген кайгырту, булачак йөртүчеләрне әзерләүгә аерым игътибар бирделәр.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда республика юлларында гомерләре өзелгән балалар саны быел ике тапкырга диярлек арткан. Узган ел Татарстан юлларында 8 бала үлгән булса, быел әлеге куркыныч сан 14кә җиткән. «Бу күренешкә борчылмый хәлең юк. Балалар бу хәлгә берничек тә йогынты ясый алмый бит. Пассажир балаларның күбесе исерек килеш рульгә утырган яки каршы як полосага очып чыккан өлкәннәр аркасында зыян күрә», – диде Артем Хохорин.

Президент Рөстәм Миңнеханов балаларның юллардагы иминлеге мәсьәләсенә аеруча игътибарны арттырырга кушты. «Балалар еш кына өлкәннәр өчен бик яхшы укытучы да булып тора. Аларның иминлеген тәэмин итү системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Ниндидер тематик дәрес, тәрбия сәгатьләре белән генә чикләнмәскә кирәк. Монда массакүләм мәгълүмат чараларын да, социаль челтәрләрне дә җәлеп итәргә кирәк, махсус мобиль кушымталар да артык булмас», – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов мәктәп балаларын ниндидер чараларга йөрткәндә дә транспортта куркынычсызлык мәсьәләләренә таләпләрне арттырырга кирәклеген искәртте.
Генерал Хохорин җәяүлеләрне таптату очракларына да аерым тукталды. Ел башыннан бирле республика юлларында җәяүлеләр катнашында 914 юл һәлакәте теркәлде. 857 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 79 җәяүле үлгән. Узган ел республика юлларында 89 кешенең гомере өзелгән булган. «Бу фаҗигаләр, нигездә, җәяүлеләрнең кисәк кенә юлга йөгереп чыгуы, караңгы вакытта тиешле булмаган урыннан юл чыгуы аркасында килеп чыккан», – диде министр. Сәбәбе – ваемсызлык. Кулына телефон тотып машина астына кереп баручы җәяүлеләр адым саен.
Федераль трассалардагы юл һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүчеләр саны арткан.

«Һәлакәтләр нигездә каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга. Моның өчен юлларны бүлүче киртәләр урнаштырырга, ике полосалы юлларны киңәйтергә кирәк. Узган ел федераль трассадагы 24 чакрым юлга бүлүче киртә урнаштырылды», – диде Артем Хохорин. Министр куркыныч урыннар дип Казан – Ульян, Казан – Малмыж юлларын телгә алды. Аварияләрнең юл билгеләре булмавы, тамгаларның күренмәве аркасында да килеп чыкканын әйтте.
Әмма төп җаваплылык юлга чыгучыларның үзләрендә. Утырышта «тимер ат» ияләрен әзерләүче автомәктәпләр бакчасына да таш атылды. Артем Хохорин сүзләренә караганда, Татарстанда аларның эшчәнлеге әле дә булса җитди контрольгә алынмаган. «Соңгы ике елда машина йөртү стажы ике елдан азрак булган машина йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләре саны кимеде. Шулай да аларны укыткан оешмаларга сораулар бар әле», – ди ул.

Эчке эшләр министрлыгы уздырган тикшерүләр барышында автомәктәпләрдә кагыйдә бозу очраклары күп ачыкланган, анда эшләгән 71 хезмәткәр административ җаваплылыкка тартылган. Республиканың автомәктәпләрендә белем алган булачак йөртүчеләрнең яртысы гына теория буенча имтиханны беренче тапкырдан тапшыра. Йөртү буенча сынауны исә биштән бере генә уңышлы уза. «Кайбер укучылар имтихан вакытында машина йөртергә өйрәнә генә әле», – ди Артем Хохорин.
Министр сүзләренә караганда, якын арада бу мәсьәләдә катгый чаралар кабул ителә башлаячак. Аерым алганда, киләсе елдан «Дәүләт хезмәтләре» порталында бердәм имтихан сервисы эшли башлаячак. Ул булачак машина йөртүчеләрнең имтиханны ни дәрәҗәдә үз белемнәренә таянып, намус белән тапшыруын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Әлеге сервис машина йөртү таныклыгы алгандагы ришвәтчелек очракларын да кисәтер дип көтелә.
Президент Рөстәм Миңнеханов исә мотоциклда йөрүчеләргә карата да игътибарны арттырырга кушты. «Шаулыйлар, газга басалар, снаряд кебек очалар. Юлдагылар гына түгел, җәяүлеләр өчен дә куркынычны арттыралар», – диде ул.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү