Икътисадта – җанлану: Хөкүмәт йортында акчаның каян килеп, кая китүе турында сөйләштеләр

Татарстан икътисады узган ел белән чагыштырганда 3,8 процентка үскән. Бу һәм башка саннарның уңай якка үзгәрүен Президент Рөстәм Миңнеханов икътисадның «җанлана башлавы» дип бәяләде. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә финансчылар республикада акчаның каян килеп, кая китүе турында хисап тотты. Җыелышта Россия финанс министры Антон Силуанов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты күләмендә үсеш узган елдагыга карата 103,8 процент (3,2 триллион сум), сәнәгатьтә җитештерү индексы – 108,3 процент (3,7 триллион сум), төзелештә – 103,1 процент, ваклап сату әйләнешендә үсеш 106,2 процент дәрәҗәсендә көтелә. «Бу күрсәткечләр – пандемиянең бик авыр чорыннан соң икътисадның җанлана башлавы нәтиҗәсе», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул катлаулы чорда бизнеска, эш урыннарын саклап калуга бик зур ярдәм күрсәткән өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта әлегә тулысынча аякка баса алмаган предприятиеләр дә бар. Статистика мәгълүматларына караганда, оешмаларның 23 проценты зыянга эшли.

Татарстанның үз керемнәре 333 миллиард сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Федераль программаларны исәпкә алганда – 414 миллиард сум. Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, чыгым вәкаләтләрен үтәү өчен икътисадның, бюджет керемнәренең уңай динамикасын саклап калу мөһим. Шулай ук зыянга эшләүче оешмаларның эшчәнлеген торгызу, хезмәт хакын «күләгә»дән чыгару, бурычны (бүгенгә – 7,9 миллиард сум) киметү буенча эшләүне дәвам иттерергә кирәк. Ел башыннан бирле бурыч күләме 859 миллион сумга кимегән.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанның тупланма бюджеты чыгымнары 416 миллиард сум тәшкил итә. Быел республика бюджет буенча барлык йөкләмәләрне үти. Чыгымнарның өчтән бер өлеше чамасы хезмәт хакын түләүгә китә. «Быел илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыруга 34,1 миллиард сум тотыла. Шуның 25,4 миллиард сумы – федераль бюджеттан, 8,7 миллиард сумы – республика бюджетыннан», – диде Президент. Ул шулай ук 2022 елга республика бюджеты кабул ителүен, аның шактый ук киеренке булуын искә төшерде. Дефицит күләме – 24 миллиард сум. Аны үз мөмкинлекләребез хисабына капларга туры киләчәк.

Ул барлык категорияләрдәге җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү мәсьәләсенә дә тукталды. Бу эшне 2022 елның октябрь башына кадәр төгәлләргә кушты. Президент киләсе елның республикада Цифрлаштыру елы буларак игълан ителәчәген дә искәртте. «Финанс органнары республиканың цифрлы үзгәрешләрендә актив катнашырга тиеш», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Салым органнарының эш йомгаклары турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, быел казнага 1,1 триллион сумнан артыграк акча керү көтелә. Узган ел белән генә түгел, пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда да күбрәк бу. Салымнарның 70 проценты исә федераль бюджетка китә. Идарә башлыгы әйтүенчә, бизнесның күпме акча эшләвенә турыдан-туры бәйле салымнар күләме дә арткан. Бу хәл икътисадның тергезелүен раслый. Шул ук вакытта мөлкәткә салым күләме үскән.

Финанс министры Радик Гайзатуллин тупланма бюджетны үтәү йомгаклары турында сөйләде. Тупланма бюджетта салым һәм салым булмаган керем күләме 333 миллиард сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетына 278,1 миллиард сум керәчәк. Җирле бюджетларга – 54,9 миллиард. Ә инде республика тупланма бюджеты чыгымнары 415,9 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Россия финанс министры Антон Силуанов, үз чиратында, финанслар белән идарә итүнең сыйфаты буенча Татарстанның алдынгы сафларда баруын билгеләп үтте. «Системаның эшләве, бик төгәл корылуы турында сөйли бу. Татарстан – икътисади үсеш, инвестицияләр күзлегеннән караганда, иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Биредә без керемнәрнең ничек үсүен, сәнәгатьтә җитештерү күләменең, ваклап сату өлкәсендә товар әйләнешенең нинди булуын күреп торабыз. Болар икътисади үсешнең тагын да зуррак булачагы турында сөйли», – диде федераль министр.

Федераль министр өч ел дәвамында Илкүләм иминлек фондыннан икътисадка 2,5 триллион сум күләмендә акча тотыласын әйтте. Шул исәптән «Мәскәү – Казан» М12 юлын төзүгә. «Мәскәү – Казан» – безнең төп төзелеш. Бу юлны алга таба Екатеринбургка кадәр салачакбыз. Юл төзү кыйммәтләнүгә, озынлыгын арттыру, киңәйтүгә карамастан, барысы да вакытында эшләнеләчәк», – дип ышандырды ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру республика үсешенә уңай йогынты ясаячак.

 


Фикер өстәү