Җинаятьчеләр – челтәрдә. Полиция узган елгы эшенә нәтиҗә ясады

Ришвәт күләме 330 мең сумга җиткән,  IT-җинаятьчелек 3 тапкыр арткан, полициядә 10 урынына 9 кеше генә эшли. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган елга нәтиҗә ясадылар. Быел беренче мәртәбә утырышка журналистларны чакырмадылар. Сәбәбе – коронавирус. Шуның аркасында хокук сакчыларының эше дә арткан.

Узган ел республика полициясе, эпидемиологиягә каршы таләпләрнең ничек үтәлүен ачыклау өчен, кеше күп җыелган урыннарда – меңнән артык, сәүдә, туклану оешмаларында, транспортта, тамаша һәм күңел ачу чараларында 400 меңнән артык тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә 187 мең беркетмә төзелгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында генерал Артем Хохорин әнә шундый саннар китерде. Аңлашылганча, бу – хокук сакчыларына замана чире аркасында йөкләнгән өстәмә мәшәкать. Төп эшкә килгәндә, былтыр эчке эшләр органнарында 51933 җинаять теркәлгән. Шуның 15534е – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә. Министр үз чыгышында соңгы дүрт елда тәүге тапкыр җинаятьчелекнең кимегәнен, үтерү, сәламәтлеккә күрәләтә зыян китерү, талау кебек очракларның азайганын әйтте. Узган елгы күрсәткечләр турында сөйләгәндә, аеруча авыр җинаятьләрнең тулысынча диярлек фаш ителгәнен искәртте. Әйтик, үтерү очракларының 98 процентында гаепле кеше табыла, ә бу – соңгы 26 елдагы иң зур күрсәткеч икән.

Генерал Хохорин республикадагы оператив вазгыятьнең контрольдә булуын әйтте. Әмма авырткан урыннар да бар. Аларга коллегия утырышында катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Әйтик, замананың тагын бер чиренә әверелгән IT-җинаятьчелеккә аерым тукталдылар. Узган ел Татарстанда мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре ярдәмендә кылынган 17574 җинаять теркәлгән. Шуларның 8687се – мошенниклык, 5514се  банк счетыннан акча урлауга бәйле. Мондый җинаятьләр арасында  законсыз наркотик сату, компьютердагы мәгълүматны урлау очраклары да бар. Соңгы 5 елда IT-җинаятьчелек 3 тапкыр диярлек арткан. Ә гаеплеләрне фаш итү күрсәткече 25 проценттан артмый. Министр әйтүенчә, быелның 3 аенда гына да Татарстанда яшәүчеләр мошенникларга 100 млн сум акча күчергән. Генерал Хохорин, мондый очракларга каршы көрәшү өчен, журналистлар һәм район башлыклары ярдәменә өметләнә. Татарстан Президенты исә полиция хезмәткәрләренең  һөнәри осталыгын арттырырга, заманча технологияләрдән файдаланырга, банк берләшмәләре, интернет-провайдерлар, кәрәзле элемтә операторлары белән хезмәттәшлекне җайга салырга киңәш итте. Халыкның финанс аң-белемен күтәрү дә комачау итмәячәк.

Акча димәктән, Рөстәм Миңнеханов икътисадны криминалдан арындыру һәм коррупция мәсьәләсенә дә аерым тукталды. «Ришвәтчелек, бюджет акчаларын урлау фактларын активрак ачыкларга һәм, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган акчаларны дөрес кулланмауны булдырмый калырга, капиталны чит илгә законсыз чыгару омтылышларына каршы катгый чара күрергә кирәк», – диде ул. Ә министрлык саннарына ышансаң, узган ел Татарстанда 2095 икътисади җинаять ачыкланган. Дәүләт хакимияте һәм дәүләт хезмәте мәнфәгатьләре, ягъни коррупциягә бәйле 765 җинаять теркәлгән. Шулардан 613е – ришвәтчелек. Ришвәтнең уртача күләме 330 мең сум булган.

Рөстәм Миңнеханов утырышта экстремизмга каршы көрәшкә дә зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. «Яшьләрне деструктив төркемнәргә җәлеп итү мәсьәләсе бездә аеруча борчу тудыра», – диде Президент һәм интернеттагы хәлләрне күзәтеп барырга, вакытында чара күрергә кушты. Артем Хохорин, үсмерләр арасындагы җинаятьчелек турында сөйләгәндә, бу эш өчен барлык шәһәр-район бүлекләрендә төзелгән «Лидер» төркеменең нәтиҗәле булуын әйтте. Узган ел Татарстанда үсмерләр җинаятьчелеге 20 процентка кимегән. Хокук сакчылары 3513 рейд уздырган, 191 административ беркетмә төзелгән, 45 җинаять эше ачылган, шикле 212 яшьләр төркеме ачыкланган. Вакытында чара күрелмәүнең нәрсәгә китергәне узган гасырның 90 нчы елларында күрдек. Оешкан җинаятьчелек куркынычы хәзер дә юк түгел. Һәрхәлдә, узган ел республикада мондый төркемнәрнең 823 әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартылган, алар тарафыннан кылынган 1293 җинаять фаш ителгән.

Татарстан Президенты наркотикларга каршы көрәштә зур эш башкарылганын әйтте, миграция мәсьәләсендә игътибарлы булырга кушты һәм юл иминлегенә аерым тукталды. Былтыр Татарстан юлларында аварияләр саны да, корбан һәм имгәнүчеләр дә кимегән, әмма Президент канәгать түгел. «Гыйнвар аендагы вазгыять борчу тудыра. Без инде сары зонада түгел, ә кызыл зонада. Кемне дә булса гаепләргә тырышмыйм, бу – безнең уртак эшебез. Бу эштә барлык министрлыклар һәм ведомстволар катнашырга тиеш, иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәшәкать күп, вазгыять катлаулы булса да, Татарстанның полиция хезмәткәрләре дөрес, төгәл һәм өзеклексез эш иткән. Президент хокук сакчыларының хезмәтен әнә шулай бәяләде. Шул ук вакытта эчке эшләр органнарында кадрлар кытлыгы 12 процентны тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,  бу мәсьәләне хәл итү өчен, конкрет чаралар күрергә, әйтик, хезмәт хакын арттырырга кирәк. Президент Дәүләт Советына әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасына җиткерергә киңәш итте.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү