Код эчендәге ирек: Вакцина кадатмаган булсаң, нишләргә? QR-кодны кайдан һәм ничек табарга?

Яңа атнаны кодлардан башладык. Коронавируска бәйле вазгыять киеренке, шуңа да республика хакимияте күпләр өчен яңалык булган әлеге адымга барырга мәҗбүр булды. Вазгыятьне уңай якка боруның башка чарасын белмибез, диләр. Яңалык үзе артыннан күп сораулар да алып килде. Вакцина кадатмаган булсаң, нишләргә? QR-кодны кайдан һәм ничек табарга? Шул хакта аңлатабыз.

«Бүтән юл юк»

Чикләү чараларының ни сәбәпле катгыйлануын «шимбә киңәшмәсе»ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аңлатты. Шунысы төгәл билгеле: кагыйдәләр үтәлешен таләп итәчәкләр һәм тикшерәчәкләр.

– Статистикага карасаң, үлүчеләр арту күзәтелә. Кызганыч, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә китә. Кабул иткән карарларны һәркем төрлечә аңлый. Кемнәрдер уңай карый, башка юл юк икәнен чамалый. Аңлыйбыз, халыкның бер өлеше битлектән дә, чикләүләрдән дә туйгандыр. Әмма, кызганыч, бүтән юлыбыз юк, – диде республика җитәкчесе. – Кабул ителгән чикләүләрнең үтәлешен катгый таләп итәчәкбез.

Оныткан булсагыз, сүз нинди чикләүләр турында барганын искә төшереп үтәбез.

– Театр, кинотеатр, цирк, концерт залларында, спорт, мәдәният, күңел ачу чараларында халык саны 50 проценттан артмаска яисә 500 кешедән дә күбрәк булмаска тиеш. Аерым таләпләр үтәлгән очракта гына, тамаша залын 70 процентка тутырырга рөхсәт ителә. Бу шартларга барлык хезмәткәрләрнең һәм оештыручыларның вакцина ясатуы, коронавирус белән чирләве хакында яисә вакцина ясатырга ярамавы турында белешмәләрнең берсен күрсәтүе керә. Оештыручылар чараны үткәрү турында бер атна алдан Татарстанның оператив штабы белән килештерергә тиеш. Спорт, күңел ачу, мәдәни чаралар турында исә 30 көн алдан кисәтергә кирәк булачак.

– Кунакханәләр 50 процентка гына тулы булырга тиеш. Анда да хезмәткәрләрнең барысы да вакцина ясаткан, тиешле документларның булуы шарт. Бу шартлар үтәлсә, кунакханәләр тулы куәткә эшли ала.

– 400 кв. м мәйданнан артып киткән җәмәгать туклану урыннары, спорт, фитнес, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, аквапарк, бассейн, азык-төлек белән сәүдә итмәгән кибетләргә QR-код күрсәткән очракта гына йөрергә рөхсәт ителә.

– Прививкасы булмаган һәм соңгы ярты елда коронавирус белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы гамәлгә керә. Ашыгыч медицина ярдәме, коронавируска каршы прививка кадату, кибеткә, чүп түгү урынына бару, йорт хайванын 100 метр ераклыкта булмаган арада йөртү кебек сәбәпләр белән өйдән чыгарга ярый. Эш бирүчеләр исә мондый хезмәткәрләрнең читтән торып эшләү мөмкинлеген кайгыртырга тиеш.

Күпләр «медотвод» бар дип, җиңел сулап куярга мөмкин. Әмма ул җәмәгать урыннарына йөрү хокукын бирми. Бары тик QR-код кына санап үткән урыннарга тоткарлыксыз керү ысулы булып тора.

18 яше тулмаганнар турында аерым әйтеп үтик. Яңа чикләү чаралары аларга кагылмый. Ягъни бу категориягә караган кешеләр җәмәгать урыннарында мөстәкыйль рәвештә яисә QR-коды булган ата-анасы белән бергә йөри ала. Бу очракта үзең белән йә паспорт, йә туу турында таныклык йөртү мәҗбүри.

QR-код: куллану инструкциясе

QR-код белән моңа кадәр дә очрашканы бар инде халыкның. Мәсәлән, кибеттә товар алганда. Башкача әйтсәк, берәр объект турында мәгълүматны үз эченә алган штрихкод бу. Димәк, хәзерге вазгыятьтә кулланыла торганы кешенең вакциналымы-юкмы, коронавирус кичергәнме-юкмы икәне турында мәгълүмат бирә.

Хәрәкәтләнү иреге бирә торган кодны кайдан табарга соң? QR-код «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта саклана. Вакцинация турындагы QR-код прививканың икенче дозасын алганнан соң барлыкка киләчәк. Бу кодны «Госуслуги Стоп Коронавирус» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан алырга (телефон экранына чыгарып, күрсәтәсе. – Ред.) яисә кәгазьгә бастырырга мөмкин. Күптән түгел коронавирус кичергән кешеләрнең белешмәсе дә шунда саклана. Искәртеп үтик: барыбер «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинет булдырырга туры киләчәк, чөнки җәмәгать урыннарында тоткарлыксыз йөрү өчен нәкъ тә электрон теркәлү сорала. Бу җәһәттән һәр кешегә өлкән туганнарын порталда теркәү, кодка бәйле сорауларны хәл итү өчен ярдәм итәргә киңәш ителә. Заманча гаджетка ия булмаганнар мәсьәләсен ничек хәл итәргә икәнен хәзер Роспотребнадзор өйрәнә.

Коронавирус белән симптомнарсыз гына чирләгән, регистрда теркәлмәгәнсез икән, кодлы булу бәхете тәтемәячәк. Коронавируска каршы антитәнчекләр дә тыелган урыннарга йөрү мөмкинлеген бирми. ПЦР-тест тапшырган очракта, QR-код нибары өч тәүлек – 72 сәгать кенә эшли. Аннан янә ясатасы. Бу исә –чыгымлы хезмәт.

Искә төшерүнең зыяны булмас: вакцина ясату турындагы белешмәне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гына алырга мөмкин. Башка ысул юк! Кемдер эшләп бирәм, шәхси кабинетыгызга урнаштырам дисә, ышанмаска киңәш итәбез. Кырыгалдарлар кулына калуыгыз ихтимал.

QR-код алу белән мәшәкатьләр туган очракта, 122 «кайнар элемтә» номерына шалтыратырга яисә вакцина ясаткан медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

QR-кодсызларга кая да булса йөрергә рөхсәт ителәме соң? Яңа чикләүләр сәүдә үзәкләрендә булмаган азык-төлек кибетләренә, сәүдә залы мәйданы 400 кв. метрдан артмаган сату нокталарына, банк, даруханә, почта, мунча, чәчтарашханә һәм җәмәгать транспортына кагылмый. Димәк, коды булмаган кешеләр шушы урыннарда тоткарлыксыз йөри ала.

Шунысы да истән чыкмасы: кафе-рестораннарга һәм сәүдә үзәкләренә коронавируска каршы вакцинаның бер компонентын ясаткан килеш эләгү мөмкин түгел!

Чикләү булган җирдә аны читләтеп үтәргә җыенучылар да табылыр. Ялган белешмәләр, кодлар сатып алып, акчасыз каласын, закон алдында җавап бирәсен дә онытмасак иде.

Аннан, QR-кодлы булу әле битлек киюдән һәм коронавирус өйрәткән кагыйдәләрне үтәүдән азат итми. Шулай ук штрафтан да.

 

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавируска каршы вакцинаны барлыгы 1121845 кеше ясаткан. Бер тәүлектә 14100 кеше прививка кадаткан. Вакцинаның икенче дозасын 968484 кеше алган.

 Могҗиза көтәсе түгел

Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакцина ясату режимы гамәлгә кертелде. Тиешле карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

Шулай итеп 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина, белем бирү, социаль тармак учреждениеләре, транспорт һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, хәрбиләр, волонтерлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, вахта ысулы белән эшләүче затлар мәҗбүри рәвештә коронавируска каршы вакцина ясатырга тиеш.

Әлеге таләп чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары, почта, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, кино, музей, концерт, күргәзмә заллары, китапханә, ял үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервисларда эшләүчеләргә дә кагыла.

Уку йортыннан читтә практика узарга җыенган студентлар да прививка кадатырга тиеш була.

Оешма җитәкчеләре бу елның 6 декабренә кадәр хезмәткәрләрнең прививканың ике компонентын да кадатуларын тәэмин итәргә мәҗбүр. Вакцинациянең беренче этабын да узмаган хезмәткәрләрне 9 ноябрьдән эштән җибәрелергә тиеш. 7 декабрьдән исә коронавируска каршы прививканың икенче этабын узмаучылар эштән азат ителәчәк.

Хезмәт коллективларында вакцина ясатучылар күрсәткече 80 процент булырга тиеш. Шунысы бар: әгәр кайсыбер хезмәткәрләр дистанцион рәвештә эшләвен дәвам итә һәм алар эш урынына йөрми икән, аларны вакцинация узарга тиешле хезмәткәрләр исәбенә кертмәскә була. Әгәр дә алар хезмәт урынына кайтырга карар кыла икән, бу кешеләр вакцина ясатырга тиеш.

Могҗиза көтәр чак түгел. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әлеге чикләү чараларының нәтиҗәләре булырмы дигән сорауга:

– Республикада вирус инфекцияләренең күтәрелеш чоры. Шуңа да могҗизалар көтәсе түгел. Вакцина ясатуның да нәтиҗәсе беренче мизгелдә үк булмаячак. Иммунитет барлыкка килсен өчен 40-50 көн вакыт кирәк. Чикләүләр аркасында кеше күпләп йөри торган урыннарга килүчеләр кими, бу да чир таралу тизлегенә йогынты ясаячак, – диде.

QR-кодлы тормышның ни кадәр озакка сузыласын фаразлау кыен. Марина Патяшина әйтүенчә, мондый яңалык кертүнең төп бурычы – вакцина ясатучыларның санын арттыру.

Вакцина барысына да җитәчәк, дип ышандыралар. “594 354 доза вакцина бар. 1,1 миллион кешегә прививка кададык, 2,4 миллион булырга тиеш. Шуңа да кирәкле күләмдә вакцина белән тәэмин итү белән мәшәкать булмаячак. Карарда күрсәтелгән гражданнар категориясе өчен вакцина җитәрлек”, – диде Марина Патяшина.

Идарә башлыгыннан QR-кодларның чынлыкка туры килү-килмәвен ничек итеп раслап буласын сораштылар. Аның сүзләренчә, исбатлау өчен паспорт яисә машина йөртү таныклыгы кирәк. QR-кодсыз, вакцина турындагы гадәти белешмә белән генә ирекле хәрәкәтләнү мөмкин түгел. Марина Патяшина кабат кисәтте: электрон код ялган белешмәләр пәйда булуына киртә куя.

Коронавирустан прививка мәҗбүри булган кешеләрнең аны ясату өчен ике ай вакыты бар. Шуңа күрә, бу вакыттан дөрес итеп файдаланып калырга өндиләр.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 


Фикер өстәү