1 мартка кадәр бакча кишәрлеген бушлай хосусыйлаштырырга мөмкин

2022 елның 1 мартында бакча кишәрлекләрен бушлай хосусыйлаштыру вакыты төгәлләнә. Шуннан соң бакчачыларга үзләренең җир кишәрлеген сатып алырга туры киләчәк, дип хәбәр итә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта бакчачыга җир кишәрлеген милеккә теркәтү өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәкми.
Росреестрда аныклап үтелгәнчә, ширкәткә 2001 елның 30 октябренә кадәр бирелеп, гомуми җыелыш карары белән бүленгән, әйләнештән алынмаган җир кишәрлеген милеккә бушлай рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук ширкәт 2019 елның 1 гыйнварына кадәр оештырылган очракта да җир кишәрлеге бушлай хосусыйлаштырыла.

Россия Җир кодексы нигезендә, җир кишәрлеген бирү белән җирле үзидарә органнары шөгыльләнә.
“Иң элек Росреестрга мөрәҗәгать итүчеләр ялгыша. Без җир кишәрлекләре бирмибез, аларга хокукларны гына теркибез бит. Гариза һәм кирәкле документларны җир кишәрлеге урнашкан территориядәге муниципаль берәмлек администрациясенә тапшырырга кирәк”, – ди Росреестр белгече Энҗе Мөхәммәтгалиева.

Ведомствода аңлатуларынча, документлар тикшерелгәннән соң муниципалитет җир кишәрлеген дәүләт теркәвенә алу өчен мәгълүматларны Росреестрга үзе җибәрә.


Фикер өстәү