Алтынга 7 секунд җитмәде. Эдуард Латыйпов шәхси ярышларда беренче медален отты

Франциядә биатлон буенча Дөнья кубогы ярышларының дүртенче этабы башланды. Анда чыгыш ясаучы спортчылар арасында татар егете, Самара өлкәсенең Камышлы районында туып-үскән Эдуард Латыйпов та бар. Беренче өч этап нәтиҗәләре буенча, ул Россия җыелма командасындагы биатлончылар арасында иң яхшысы булып танылды. Җомга көнне исә шәхси ярышта беренче медален яулады.

Узган сезонны Эдуард Латыйпов шәхси зачетта 18 нче урында тәмамлады. Татар спортчысы иптәшләре белән эстафета ярышларында 4 медаль яулады. Шуның берсе аеруча кадерле. Россиянең эстафета командасы 10 гыйнвар көнне Германиядәге Оберхоф каласында узган ярышта финишка беренче булып килде. Бу вакыйгага аерым тукталуның сәбәбе дә бар. Ник дигәндә, безнекеләрнең инде 43 ярыш дәвамында медаль ота алганы юк иде! Шәхси ярышларда Эдуард бердәнбер медален март аенда яулады. Швециядә 15 чакрым арага узышуда финишка икенче булып килде.

Быел ул ике медаль отарга өлгерде. Швециядә һәм Австриядә узган ике ярышта да иптәшләре белән өченче урынны алды. Җомга көнне шәхси ярышта да бәхет елмайды. Дөнья Кубогының Франциядә башланган дүртенче этабында ул 10 чакрымга спринт узышында финишка икенче булып килде. Эдуард Латыйпов беренче урынны алган Норвегия биатлончысыннан нибары 7,2 секундка калышты. Шулай итеп, Эдуард гомуми зачетта бишенче урынга күтәрелде. Атуны яхшырта алса, нәтиҗәләр тагын да яхшырак булачак. Ярыш башланыр алдыннан “ВТ” хәбәрчесе Эдуардның әтисе Радмил Латыйпов белән сөйләшкән иде.

– Быел яхшырак чыгыш ясый. Тәҗрибәсе дә артты, шөгыльләнүнең дә файдасы бар. Шәхси ярышларда да уңыш булыр дип көтәбез. Сезон әле башланды гына, – диде 27 яшьлек биатлончының әтисе. – «Медаль янәшәдә генә, алырга кирәк», – дип киңәш бирәм. Көче җитәрлек. Россия спортчылары арасында беренче булуы комачау итмиме? Мин дә шулай дип сорадым. «Юк, мин үз чыгышым турында гына уйлыйм. Ә командада без барыбыз да тигез», – диде.


Фикер өстәү