Дингә бәйле 7 сорауга ҖАВАП

Көн тудымы – хәбәр. Вакыйгаларга, мәгълүматка бай чорда яшибез. Шушы ташкында адәм баласында әледән-әле сораулар да туып тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ачыклык кертергә булдык.

Аларга Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

Без, дога кылгач, теләк теләгәннән соң «амин» дип әйтергә күнеккән. Ләкин соңгы арада аны «әмин» дип әйтә башладылар. Кайсы дөресрәк?

– «Амин» дигән сүз гарәп теленнән «шулай булсын, әй, Аллаһы Тәгалә, җавап ит» дип тәрҗемә ителә. Бу сүз гарәп теленнән генә түгел, грек теленнән дә алынган дигән фикер бар. Ник дигәндә, христианнарда да «аминь» дигән сүз кулланыла. Шәхсән без, мөселманнар «амин» сүзен «а» белән дә, «ә» белән дә түгел, уртача итеп «аәмин» дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Язганда исә «әмин» дип түгел, «амин» дип язу дөрес.

Фатирны арендага биреп җыелган акчага хаҗга барырга ярыймы?

– Әлбәттә, ярый. Әгәр кеше ул акчаны башка берәүне рәнҗетеп, куркытып җыймаган булса, ул акча хәләл. Бу акчага хаҗга барырга ярый.

Кеше турында ул үзе булмаганда яхшы сүз сөйләсәң, ул гайбәт буламы?

– Юк, киресенчә, ул савап була. Кешенең начар, үзенә ошамый торган ягын сөйләсәң генә гайбәт була. Әгәр кеше турында ялганлап, арттырып сөйләсәң, анысы инде тагын да куркынычрак. Ул гөнаһ була.

Күптән түгел мөселман кешегә эт сатып алырга ярамый, хәрам була, диделәр. Бу дөресме икән?

– Бу уңайдан галимнәр арасында төрле фикер бар. Аларның бер ише, мөселманнарга эт сатып алу тыела, ди. Икенчеләре, киресенчә, ярый, ди. Шуңа күрә, әгәр мөмкинлек булса, этне акчага түгел, бушка алырга кирәк. Әгәр аны бушка алып булмый һәм кешегә тиз арада этле булырга кирәк икән, ул очракта аны акчага сатып алуның гөнаһы юк. Ә менә эт үстереп сату – мөселманнар өчен тыелган гамәл.

Балалардан калган ризыкны ашарга ярыймы? Өлкәннәр: «Ашамагыз, баланың бәхетен аласыз», диләр. Ризыкны әрәм итеп ташлыйсы да килми.

– Әлбәттә, ашарга ярый. Бу хакта Коръәндә дә, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәдисләрендә дә берни әйтелмәгән. Төрле хорафатларга ышанмыйбыз. Киресенчә, баладан калган ризыкны ашап куйсак, ул бәрәкәтлерәк була, ризык та исраф булмый.

Намаз укыганда сүрәләрне яттан белмәсәң, карап укырга ярыймы? Бу очракта намаз кабул буламы?

–  Бу очракта да төрле фикер яши. Галимнәрнең бер ише әйтүенчә, сүрәләрне карап укырга ярамый. Икенчеләре моның бер зыяны да юк дигән фикердә. Әмма шунысы хак: мондый кисәк сүз белән кешене куркытырга кирәкми. Намаз укырга өйрәнгән чорда кеше сүрәләрне карамыйча булдыра алмый. Бөтенләй укымауга караганда кешенең намазны кәгазьдән карап булса да укуы хәерлерәк. Аннары үзеннән-үзе сүрәләр дә ятланачак. Намазны карап укырга ярамый, дип өздереп әйтсәк, кешенең күңеле кайтырга, ул намазга басмаска мөмкин.

Рамазан аенда шайтаннар бәйдә була, диләр. Нишләп алайса бу айда кешеләр начарлык, явызлык, гөнаһ кылуын дәвам иттерә?

– Рамазан аенда шайтаннарның зурлары бәйдә була. Кайберләре исә иректә йөри. Безгә, адәм балаларына, кечерәкләре котыртса да җитә кала. Яшерен-батырын түгел, кеше еш кына нәфесен тыя алмыйча, күп кенә кыек гамәлен шайтанга сылтап калдырырга тырыша. Шуңа күрә кайчак шайтан түгел, кеше үзен үзе котырта.

 


Фикер өстәү