Бер гаиләдән – өч мәет. Алабугада газ шартлап, ике бала һәм әтиләре үлде

15 март төнендә килеп чыккан янгында Алабуга районының Гринляндия поселогында урнашкан Гатауллиннар йортында берьюлы ике бала вафат булды. Коткаручылар башта тәрбиягә алынган 12 яшьлек Настяның гәүдәсен таптылар. Соңрак 3 яшьлек Артурның (кече улларының да исеме әтисенеке кебек) мәете табылды. Тәненең 90 проценты пешкән Артур 19 март иртәсендә хастаханәдә вафат булды.  Гаилә башлыгы Артур 8 яшьлек уллары Тамерланны өйдән алып чыга алган. Калган балаларны алырга кереп киткәч, бик каты пешә ул…

Фаҗига булган көнне Артур өйдә өч баласы белән кала. Хатыны Тамара уртанчы уллары Алмаз белән Түбән Новгородка бәйгегә киткән була. Булган хәлләрне шундук Тамарага җиткерәләр. Алар барып та җитә алмыйлар, кире кайтырга чыга. Тамараның үз хәле дә җиңелләрдән түгел. Газиз баласын, үз кызыдай якын күргән Настяны югалту ачысы әле йөрәкнең түрендә торган мәлдә, савыгыр, бирешмәс, гаиләсе янына кайтыр дип өметләнгән Артур да якты дөньядан китеп барды.  Аны 19 мартта җирләделәр.

– Бик авыр хәлдә без. Моны сүзләр белән аңлатып булмый. Апабыз ничек түзәдер, үз хәлен үзе генә белә ул, – диде Тамараның сеңлесе Диана Карманова. – Апам белән җизни бик матур яшәделәр. Тормышлары түгәрәк иде. Өч уллары туды. Яңа бистәдә йорт салып чыкканнар иде. Тик, кызганыч, матур итеп гомер итәргә язмаган икән.

Бу гаиләгә 2023 елның җәендә килеп кереп, җылы оя тапкан Настя алар белән бары тик ярты ел гына яшәп кала. Кызчык өйгә килеп керүгә, беренче көннән аларга «әти», «әни» дип дәшә. Аның да янгында һәлак булуын газетабыз белән даими элемтәдә торган волонтерлар җиткерде.

– Настяны бик ярата идек без. Үзе дә бик тыйнак, кешеләр ярата торган бала булды. Кызганыч, үз әнисе тормышта башка юлны сайлаган иде аның. Абыйсы, апасы бар иде. Абыйсы да исән түгел инде. Махсус хәрби операция башланганда ул төрмәдә иде. Тизрәк өемә кайтырмын дип, үзе теләп СВОга китә. Шунда гомере өзелә. Әниләре авырый хәзер. Урында гына ята, – ди волонтер Алинә Гатина.

Настяның Виктория исемле апасы да бар. Сеңелләрен тәрбиягә алган гаиләгә ул да килеп йөри башлый. Килә генәме соң, күңеленә тынычлык тапкан җиргә тиз ияләшә. Мамадышта белем ала, атна саен Гатауллиннарга кайтып йөри. Сеңлесе янында була.

– Настяны да, Виканы да бик якын итә идек. Без – зур гаилә. Күңелебездә һәркемгә урын бар. Әниебез барыбызга да терәк. Авыр чакта да ул янәшәдә. Бар туганнарыбыз Тамарабыз янында хәзер. Бу ачы хәсрәтне ничек җиңә алырбыз, белмим, – ди Диана. – Гаиләбезгә ярдәм кулы сузган һәркемгә чиксез рәхмәтлебез. Берәүгә дә мондый хәлдә калырга язмасын.

Алабуга хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Гатауллиннар гаиләсенә яшәр өчен өч бүлмәле фатир биреләчәк. Шулай ук үлгәннәрне җирләү өчен дә матди ярдәм каралган.

Мәрхәмәтле кешеләр исә бу гаиләгә ярдәм итүен дәвам иттерә. Беренче көннәрдән үк акча күчерәләр. 1 миллион сумнан артык акча җыелган инде. Тамара Гатауллина исемендәге «Ак Барс», «Уралсиб» һәм «Альфа-Банк» карталары 8-917-393-29-64 телефон номерына беркетелгән.


Фикер өстәү