Терапевт тромбозның куркыныч дип саналган өч билгесен атый

Табиб-терапевт Алексей Хухрев тирән кан тамырлары тромбозы үсешен күрсәтүче симптомнарны атаган.

Белгеч сүзләренчә, аяк балтыры сызлау, шешенү һәм тән тиресе күгәренү кебек сигналлар тромбоз барлыкка килү турында кисәтергә мөмкин .

«Әгәр аяк күзгә күренеп шешенә, балтыр авырта, тән тиресе күгәренә башлый икән, беренче чиратта, тирән кан тамырлары тромбозы турында уйларга кирәк. Гадәттә, мондый билгеләр бер аякта гына күзәтелә. Әгәр тромб аяклардан үпкәләргә кадәр килеп җитә икән, кеше кинәт кенә үлеп китәргә мөмкин», — дип китерә Хухревның сүзләрен «Мәскәү 24».

Эксперт, мондый симптомнар ачыкланса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк дип киңәш итә. УЗИ тикшерүе авыруны ачыкларга ярдәм итә ала, ди ул.

«Тромбоз озак вакыт больницада яткан һәм аз хәрәкәтләнгән кешедә яки урын өстендә генә ятучы авыруларда барлыкка килә. Шулай ук аның билгеләре самолетта озак очканда да пәйда булырга мөмкин», — дип өсти Хухрев.

 


Фикер өстәү