Украинада энергетика объектларына зур зыян китерелгән

Украинада Россия Кораллы көчләренең ракета һөҗүме электр энергиясен җитештерү, тапшыру һәм бүлү объектларына зур зыян салган. Соңгы вакытларда илнең энергетика системасына иң зур һөҗүм бу. “Татар-информ,” Украина Энергетика министрлыгының телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып, шул хакта яза.

“Максаты – зыян салу гына түгел. Бәлки, узган елдагы кебек, илнең энерггетика системасы эшендә бик зур өзеклеккә китерү”, – диелгән хәбәрдә.
Моңа кадәр Запорожье өлкәсендәге шартлаулар сәбәпле Днепровск ГЭСында янгын чыгуы турында мәгълүм булган иде. Шулай ук инфраструктура объектларына зыян килгән. Харьков мэры Игорь Терехов, үз чиратында, шәһәрдә кимендә 15 урында шартлау булганлыгын хәбәр иткән.


Фикер өстәү