Фирдус Тямаев кызына исемне үзе кушкан

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның кичә кызы туды. Бу хакта җырчы соөиль челтәрендә хәбәр иткән иде. Шулай ук биредә ул кызына исемне үзе кушуында әйтте, ләкин исемен сер итеп калдырган иде. Серен Гүзәл Уразова чишкән.  Сабыйны Мәрьям дип йөртәчәкләр.

Кичә Фирдүс уллары Раян белән Кәримне ияртеп гаилә дуслары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовка концерт алдыннан уңышлар теләргә кергәннәр. Сөйләшү барышында Фирдүс кызына Мәрьям дигән исем кушуларын әйтә.

«Котлыйм! Машалла, Мәрьям. Зур ишле гаилә булдыгыз. Өч бала әтисе булдың инде», – ди Гүзәл Уразова


Фикер өстәү