СВОда катнашучыларның балалары ясле-бакчаларга чиратсыз кабул ителәчәк

Махсус хәрби операциядәге хәрбиләрдән тыш, һәлак булучыларның балалары да чиратсыз гына балалар бакчаларына кабул ителәчәк.

Казанда чиратсыз гына ясле һәм бакчаларга кабул ителүче балаларның категорияләре киңәйтелә. Әлеге муниципаль хезмәтне күрсәтү турында административ регламентка үзгәрешләр хәзерге вакытта коррупциягә каршы тикшерү уза, дип яза “KazanFirst”.

Аерым алганда, мобилизацияләнелүчеләрнең, Росгвардия хәрбиләре һәм хезмәткәрләренең, “Алга һәм “Тимер” батальоннарында үз бурычларын үтәүчеләрнең, махсус хәрби хәл зонасында эшләүче ихтыяриларның, СВО зонасына командировкага җибәрелгән Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләренең балаларына кагыла бу.
Моннан тыш исемлеккә махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларның гаиләләре дә кертелгән.


Фикер өстәү