2024 елның яз-җәендә нәрсә модада булачак?

Җиһанда – яз. Табигать белән бергә кеше дә яңара кебек. Яңа кием-салым эзли башларга вакыт. Мода белгечләре чит илләрдә узган күргәзмәләрдә яңа сезонга барлыгы 9 584 төрле образ тәкъдим иткән. Язын-җәен нәрсә популяр буласын бергәләп карыйк.

 

Тренд № 1. Куе кызыл төс (бордо)
Американың «Pantone» төсләр институты 2024 елның төсе итеп «персик мамыгы» дип атаса да, дизайнерлар куе кызыл төсен өстенрәк күргән. «Hermes», «Rick Owens», «Valentino» һәм башка мода йортлары үз коллекцияләренә күлмәк, итәк, водолазка, шәраб төсендәге (шул ук куе кызыл) аксессуарлар керткәннәр. Кыскасы, бу байлык төсе.

 

Тренд № 2. Ак һәм кара төсләр

Төс дигәннән, гомерлек классика – ак һәм кара төсләр турында да әйтмичә булмый. Әле узган елның октябрь аенда гына стилист Александр Рогов һәрвакыт актуаль булачак ике төсне атаган иде. Ягъни, сезонлы трендларга карамастан, кара һәм ак төсләр һәрвакыт актуаль булып кала бирә, дип белдергән белгеч. Нәкъ шулай: дизайнерлар тәкъдим иткән кием-салымда бу төсләр шулай ук бар.

 

Тренд № 3. Бантлар

2024 елда бантлар популяр булачак. Алар бик күп коллекцияләрдә чагылыш тапкан, әйтик, «Balenciaga», «Richard Quinn» һәм «Nina Ricci» мода йортларының киемнәрендә. Бантларны  төрлечә кулланырга була: кием-салымда, аяк киемнәрендә, чәч аксессуары буларак та һәм хәтта декор элементларында да.

 

Тренд № 4. Костюмнар

Соңгы берничә елда костюмнар хатын-кызлар гардеробының мөһим өлешенә әверелде. Костюмнар бу сезонда да актуаль булачак. Аны бары тик дөрес итеп сайларга кирәк.

 

Тренд № 5. Ачык җилкәләр

90 нчы еллардагы мода яңадан кайтты! Стилистлар фикеренчә, ачык җилкәле күлмәк, топ һәм джемперлар хатын-кызларның нечкә муен һәм умрау сөяге матурлыгын күрсәтергә ярдәм итәчәк.

 

Тренд № 6. Поло

Стилист Александр Рогов 2024 елның яз-җәендә поло футболкасының актуаль булуын билгеләп үткән.

 

Тренд № 7. Чәчәк

Аңлашыла инде, язгы-җәйге сезонны чәчәкләрсез күз алдына китерү мөмкин түгел – бу модадан беркайчан да чыкмый торган принт (дизайн). 3D чәчәкләр – тагын бер тренд.

 

Тренд № 8. Үтә күренмәле итәк йә чалбар

Искәртеп китик: әлеге тренд кыюлар өчен! Үтә күренмәле итәк йә чалбар белән дизайнерлар озын жакет йә аның астына берәр күлмәк киеп калдырырга киңәш итә. Мисал өчен, әлеге трендны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың да үз образында кулланганы бар.

 

Тренд № 9. Балетка

Алар яңадан модага керә! Формага тукталсак, бу сезонда пуантларны (хатын-кызларның балет туфлиләре) хәтерләткән модельләр актуаль булачак.

 

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү