Казаннан Самарага су юлы аша барып булачак

Киләсе елдан ике шәһәр арасында метеорлар йөри башлаячак.

2025 елда Казан белән Самара арасында елга маршрутын ачу күздә тотыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.
Юл вакыты 11 сәгатьтән аз генә кимрәк тәшкил итәчәк. Маршрутта, Болгар, Ульяновск, Тольяттины кертеп, 8 тукталыш булачак.

Пассажирлар “Метеор”ларда йөртеләчәк. Бу суднолар әлегә Ульяновск һәм Чабаксарга гына йөри.
Шулай ук Пермь һәм Башкортстан тарафларына да елга маршрутларын ачу күздә тотыла.


Фикер өстәү