«Кәгазь тапшырып– агачны коткар» дип аталган экомарафон башланачак

16 апрельдә “Кәгазь тапшырып– агачны коткар” дип аталган экомарафон башланачак. Әлеге марафон шәһәр һәм районнар арасында ярыш форматында узачак.

Катнашырга теләүчеләр 300 килограммнан да ким булмаган кәгазь тапшырырга һәм Сдавайбумагу.рф яки www.Sdai-Bumagu.com сайтларында гариза калдырырга тиеш. Әгәр бер үзең генә 300 килограмм кәгазь тапшыра алмыйсың икән, хезмәттәшләреңне дә ияртергә була. Сдавайбумагу.рф яки www.Sdai-Bumagu.com сайтларында кәгазьне алып китсеннәр өчен дә гариза калдыра аласыз. Һәр катнашучы рәхмәт хаты белән бүләкләнә, ә иң-иңнәренә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.


Фикер өстәү