Балага зыян китермәс өчен мәктәп букчасы авырлыгы күпме булырга тиешлеген аңлатканнар

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре кече һәм урта сыйныф балалары өчен мәктәп букчасын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлаткан, дип яза «Челнинские известия».

Букчаның авырлыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен 700 граммнан да артмаска тиеш, урта һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен бер килограммнан да югары булмавы зарур.

Рюкзакның авырлыгы 1-2 сыйныф укучылары өчен – 1,5 килограммнан артмаска тиеш, 3-4 сыйныфлар – 2 килограммнан артыграк, 5-6 сыйныфлар – 2,5 килограммнан артык, 7-8 сыйныфлар – 3,5 килограммнан артык, 9-11 сыйныфлар өчен 4 килограммнан артык булырга мөмкин.

Букчаны җиңеләйтү өчен, уку материалының көн саен кирәк булмаган өлешен сыйныфта калдырырга мөмкин, шул ук пластилин, буяулар, альбомнар.


Фикер өстәү