16 апрельдән “Макулатура тапшыр – агачны коткар” экомарафоны башлана

Республикада 16 апрельдән “Макулатура тапшыр – агачны коткар” экомарафоны башлана. Акция елына ике тапкыр үткәрелә. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә,  ул Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә уздырыла. Төп бурычы – халыкта табигать байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү, калдыкларны эшкәртү өлкәсен үстерүгә өлеш кертү.

Марафонда барлык уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, предприятие, компанияләр һәм башка оешмалар катнаша ала. Моның өчен кимендә 300 кг кәгазь җыеп, акциянең рәсми сайтында (Сдавайбумагу.рф яки www.Sdai-Bumagu.com) заявка калдырырга кирәк. Ә инде 300 кг кәгазь җыя алмаса да, үзеннән азмы-күпме өлеш кертергә теләүчеләр эш урынына яки якындагы уку йортына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: бары тик эшкәртелә торган кәгазь: шома битле журналлар, газета, офис кәгазе, дәфтәр, төргәкләү кәгазе генә тапшырырга мөмкин. Аларны башта пластик әйберләреннән арындырырга һәм тартмаларга тыгызлап тутырып яки төргәкләп бәйләп тапшырырга кирәк.

Акциядә катнашучыларның барысына да – Рәхмәт хатлары, ә иң күп кәгазь тапшыручыларга – акчалата премияләр тапшырылачак. Бер яки берничә оешма бер ноктада 1 тоннадан күбрәк авырлыкта макулатура җыйган очракта акчалата бүләк бирелә.


Фикер өстәү