Фәрит Мөхәммәтшин халыкны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә халыкны кабул итте.

Дәүләт Советы Рәисенә иң элек республика Балалар волейболына ярдәм итү фонды директоры Руслан Насыйров яшь тренерларга социаль ярдәм чараларын булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. “Эшебезнең төп юнәлеше булып балалар волейболын үстерүгә юнәлдерелгән төрле проектларны булдыру тора, – дип сөйләп үтте ул. – Бүген без тренерларга кытлык кичерәбез. Бездә ике олимпия резервы мәктәбе – Казанда һәм Чаллыда эшли, республика шәһәрләрендә барлыгы 34 спорт мәктәбе бар, аларга белгечләр кирәк”. Аның фикеренчә, урыннарда яшь тренерларга ярдәм чараларын көчәйтү мөһим. Руслан Насыйров билгеләп үткәнчә, мондый программа республика өчен спортчылар әзерләү мәсьәләсен хәл кылырга ярдәм итәр иде.

Фәрит Мөхәммәтшин фонд директорына тәкъдиме өчен рәхмәт әйтеп, тренерлар әзерләү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләсенең бик әһәмиятле булуын искәртте. “Без Татарстан Волейбол федерациясендә әлеге мәсьәләләр белән шгөгыльләнәбез һәм Президиум утырышларының берсендә аларга тагын бер кат әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Спорт министрлыгы белән берлектә эшләрбез”.

Ә менә хезмәт ветераны, Казанның Рерихлар җәмгыяте җитәкчесе Наилә Абделманова җәмгыятьнең Татарстан Халыклары ассамблеясе белән уртак проектларын дәвам иттереп, апрель аенда Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья мәдәният көненә багышланган конференция уздыру тәкъдиме белән чыкты.
Республика Агросәнәгать комплексы ветераннары советы рәисе урынбасары Рәзил Сәетов исә Дәүләт Советы Рәисенә Совет эшчәнлегенә һәм әһәмиятле чаралар үткәрүгә ярдәм кулы сузуны сорады. Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатьне кабул итте.


Фикер өстәү