Бәхетлеләр шәһәре – Иннополис. Робот-такси илтеп куя, ризыкны робот-курьер китерә

Халык саны – 7800, уртача яшь – 31, барлыкка килүенә – 8 ел. Кирәк җиргә робот-такси илтеп куя, ризыкны робот-курьер китерә. Аңлагансыздыр инде, сүзебез Россиянең иң яшь һәм иң заманча шәһәре – Иннополис турында. Хөкүмәт йортында шәһәр җитәкчелеге узган елга нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.     

– Иннополис актив һәм эзлекле үсүен дәвам итә, – диде Татарстанның вице-премьеры Роман Шәйхетдинов. – Бер ай элек шәһәрдә пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү эше тәмамланды. Тиздән ул шәһәрдә авиация эшләрен башкара, йөк ташый, аэрофотога төшерә, торба үткәргечләрен һәм башка инфраструктура объектларын тикшерә алачак.

Иннополиска саллы гына инвестицияләр дә килә. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, бүген биредә 22 млрд сумлык инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла.

Яшәеш  

Иннополиста даими рәвештә 7800 кеше яши. Аларның уртача яше – 31 яшь. Шәһәр мэры Руслан Шәгалиев сүзләренә караганда, халык саны ел ахырына 1,5 меңгә кадәр артыр дип көтелә. Шәһәрдә яшәүче һәр өченче кеше – йә галим, йә IT тармак белгече.  Иң бәхетле кешеләр дә Иннополиста яши икән. Бәхет күрсәткече биредә 86 (!) ны тәшкил итә. (Россия буенча ул – 68).

Узган ел шактый эш башкарылган. Төзекләндерүне алсак, җәяүлеләр өчен юл күрсәткечләре, яңа тукталыш павильоны, ишегалларының берсендә балалар мәйданчыгы барлыкка килгән. Шәһәр буенча 8 пилотсыз такси йөри, халык робо-таксины көненә уртача 88 тапкыр чакыра. Ризыкны 15 робот-курьер китерә, узган елда алар 58 меңгә якын заказ үтәгән.

2024-2025 елларга Иннополиста аэрологистика һәм шәһәрнең цифрлы дубликатын эшләп бетерергә ниятлиләр. Быел биредә күптән көтелгән беренче кунакханә дә үз ишекләрен ачачак. Хәзерге вакытта бина эчендә бизәү эшләре алып барыла. Шулай ук ел ахырына кадәр Иннополиста 62 мең квадрат метр мәйданлы ике яңа технопарк төзелеше тәмамланачак.

Әмма барысы да ал да гөл генә булмый. Шәһәр һәм резидент компанияләр яңа кешеләрне җәлеп итә, әмма аларны урнаштырырга урын юк. Торакка кытлык кичерәбез, ди Руслан Шәгалиев. Аның әйтүенчә, 11 чират төзелеш эше бар. Беренчел базарда торак бәясе 1 квадрат метры өчен 180 мең сумнан башлана. Сүз югары сыйфатлы йортлар турында бара.

Махсус икътисадый зона

– Узган ел безнең өчен бай һәм нәтиҗәле булды, – дип башлады сүзен «Иннополис» махсус икътисадый зонаның генераль директоры Ренат Хәлимов.

Саннар теле белән әйткәндә, зонада 333 компания эшчәнлек алып бара – 130 резидент, 59 партнер һәм 144 стартап.  Узган ел инвестицияләр күләме 36,4 млрд. сум тәшкил иткән, компанияләрнең табышы –  49,7 млрд сум.

Быел «Иннопарк» технопаркында гадәттән тыш хәлләр турында халыкка хәбәр итү системасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

– Югары технологияле система Татарстанда да, Россиядә дә бик кирәкле булачак, – диде Ренат Хәлимов.

Иннополис Университеты

“Акыллы башлар”ны әзерләүче университетта барлыгы 1239 студент укый. Узган ел югары уку йортына дөньяның 150 иленнән (!)  11 меңнән артык гариза килгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк.

– Узган елны финанс яктан уңышлы дип саныйбыз. Бу мөһим, чөнки безнең университет дәүләт вузы түгел, – диде университет директоры Кирилл Семенихин.

 

Иннополис саннарда:

1239 – студент;

1348 – бала;

1854 – фатирда кеше яши:

624 – компанияләр һәм ИП;

14 980 – автобус рейслары.

 

 


Фикер өстәү