Приставлар ел башыннан алименттан качып йөрүчеләрдән 215 миллион сумлык бурычын түләткән

Татарстан приставлары ел башыннан бирле алименттан качып йөрүчеләрдән 215 миллион сумлык бурычын түләткән. Суд приставлары Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, бу узган елның шушы ук чорындагыга караганда 52 миллион сумга күбрәк.

Приставлар искәртеп үткәнчә, бурычын түләмәүчеләргә карата  мөлкәтен  алу, әҗәтен хезмәт хакыннан тотып калу, күчемсез милекне теркәүне тыю, чит илгә чыгармау кебек бик күп чаралар кулланыла.

Моннан тыш мондый ваемсызлар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә, шулай ук административ, хәтта җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

 

 

 


Фикер өстәү