Татарстанда иртән томан сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге сайтында хәбәр ителә.
Чәршәмбе көнне төбәктә явым-төшемсез, болытлы һава көтелә. Җил тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк.
Көндез термометр баганасы -1 дән +4 градуска кадәр күрсәтәчәк, республика юлларында бозлавык сакланачак.