Бурычлылар читкә чыгудан мәхрүм булган

Татарстан суд приставлары беренче яртыеллыкта бурычлы кешеләргә Россиядән чыгуны чикләү турында барысы 178 мең карар (бурычның гомуми суммасы – 48 миллиард сум) булдырган. Бу – алимент, салым, кредит бурычын һ.б. түләтү турында карарлар.

Исегезгә төшерәбез:  суд приставлары, әҗәтен түләүне сузып йөрүчеләргә чит илгә чыгуны тыярга мөмкин. Шуңа күрә ял итү өчен кая да булса барырга җыенганчы, иң элек бурычлымы-түгелме икәнлегеңне барларга кирәк. Закон нигезендә, бурыч 30 мең сумнан арткан очракта чит илгә чыгуга киртә куела. Шунысы да бар: бурычны ике айдан күбрәк  вакыт түләмәү очрагында, әҗәт күләме инде 10 мең сум булганда да суд приставы шушы карарны чыгара. Шулай ук чит илдә ял итәргә ниятләүчеләр өчен алимент түләүгә, сәламәтлеккә, матди һәм (яки) мораль зыян китерүне каплауга бәйле бурычлары күләме дә ун меңнән артмаска тиеш.

Әҗәтен түләмәүчеләргә Татарстан эчендә шәхси автотранспортта сәфәрләр планлаштыру да киңәш ителми. Ник дигәндә, суд приставлары, Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, юлларда рейдлар үткәреп килә. Бурыч 3 мең сумнан артып китсә, машина, арест салынып, махсус стоянкага җибәрелергә мөмкин.


Фикер өстәү