Татарстанда суд приставлары салым түләмәүчеләрнең мөлкәтенә арест салу турында 322 карар чыгарган

Ел башыннан бирле Татарстанда суд приставлары салым түләмәүчеләрнең мөлкәтенә арест салу турында 322 карар чыгарган. Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, шушы вакыт эчендә бурычлыларның 80 автомобиленә, 37 күчемсез милкенә  (37 миллион сумлык) «йозак» эленгән. Салым түләмәүчеләрдән алынган барлык мөлкәтнең гомуми бәясе 99 миллион сум тәшкил иткән.

Гамәлдәге закон буенча, бурыч күләме 3 мең сумнан арткан очракта, суд приставлары мөлкәткә арест салырга мөмкин. Ә инде бурычлымы-түгелме икәнеңне белү өчен, Суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтындагы  «Банк данных исполнительных производств» сервисына кереп карарга киңәш ителә.

 

 

 


Фикер өстәү