Татарстанда 28 млрд сумга судноларга ягулык салу урыны төзеләчәк

Свияжск төбәкара мультимодаль логоүзәк территориясендә кысылган табигый газ җитештерү-бункер комплексы төзеләчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган очрашуда «Газпром СПГ технологии» Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе хәбәр итте.

Әлеге комплексны төзү 28 млрд сумга төшәчәк. Алексей Кахидзе сүзләренчә, әлеге комплекста диңгез судноларына, елга судноларына ягулык салу, запаслар тутыру мөмкин булачак.

Комплекс төзелеше инде башланган, беренче чират киләсе елның декабрендә тапшырылачак. Комплекс тулысынча 2026 ел ахырында эшли башлаячак.


Фикер өстәү