Рөстәм Миңнеханов «Аммоний-2» һәм «Газпром межрегионгаз» арасындагы килешүгә кул кую тантанасында катнашты

«Аммоний-2» ҖЧҖ («Аммоний» АҖнеке) «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ белән Татарстан Республикасында аммиак һәм карбамид җитештерү комплексы өчен табигый газ китерү турында килешү төзеде. Тантана Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды.

Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов барында «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры («Газпром межрегионгаз» төркеменә керә) Айдар Таһиров кул куйдылар.

Комплекс Менделеевск районында «Аммоний» заводы янындагы территориядә төзеләчәк. Хәзерге вакытта объектны проектлау тәмамлана. Проект куәте елына 1,2 млн тонна аммиак һәм 1,75 млн тонна карбамид тәшкил итәчәк.

Җитештерү өчен төп чимал табигый газ булачак. Комплексның газга ихтыяҗы елына 1,3 млрд куб.м тәшкил итәчәк. Барлык кирәкле күләмне «Газпром межрегионгаз» бирәчәк. Имзаланган килешү 30 елга хезмәттәшлекне күздә тота.


Фикер өстәү