Яшел Үзән районында заманча элеватор төзи башладылар

Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы төзелешенә старт бирелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Проектның бәясе 2,4 млрд. сум дип бәяләнә. Инвесторы – «Август-Агро» компаниясе. Элеваторның проект егәрлеге бер үк вакытта 112,5 мең тонна ашлыкны сакларга мөмкинлек бирә. Элеваторның биредә урнашуы ашлыкны башка урынга автомобиль, тимер юл һәм су транспорты белән күчереп йөртергә мөмкинлек бирәчәк. Сәгатенә 700 тонна йөк төяп булачак. Нәтиҗәдә, «елга-диңгез» судносына һәм тимер юл составына ашлык төяү вакыты 10 сәгатьтән дә артмый.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән «Август» компаниясенең уңышлы хезмәттәшлеген билгеләп үтте. 2019 елда «Алабуга» МИЗда үсемлекләрне саклау чараларын җитештерү буенча «Август-Алабуга» заводы төзелгән. Моннан тыш, компания республиканың кайбер районнарында заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерә. «Бүген азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе беренче урында тора. Татарстанда кимендә 4 млн. тонна ашлык җитештерергә кирәк. Заманча сыйфатлы саклаудан һәм эшкәртүдән башка нинди дә булса эшчәнлек алып бару кыен», – диде ул.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика «Август» агросәнәгать проектларына ярдәм итәчәк. «Без сезнең проектларны гамәлгә ашыруга никадәр җитди каравыгызны күрәбез. Мин сезгә актив эшчәнлегегез һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Элеватор республикабызның иң перспективалы мәйданчыгында төзеләчәк», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Төзелеш берничә этапта узачак. Беренче өлеше 2023 елның сентябрендә эшли башлаячак, ә проект 2025 елда тулусынча тормышка ашырылыр дип көтелә. Биредә 90га якын кешене өстәмә рәвештә эшкә урнаштырырга мөмкинлек булачак.
«Август» компаниясе генераль директоры Александр Усков республика җитәкчелегенә проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде. «Татарстанда Россия өчен бөтенләй уникаль инвестицион климат бар. Биредә тиз арада проектларны тормышка ашырып була. Шуңа күрә инвесторларга биргән мөмкинлекләр өчен зур рәхмәт. Бүген без башлаган проект республика авыл хуҗалыгы үсешенә үз өлешен кертер, дип өметләнәм», – диде Александр Усков.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәгендәге башка резидентларның да объектларында булды. Президентка үзәкнең үсеш концепциясен дә тәкъдим иттеләр.


Фикер өстәү