Ирада Әюпова: «Башкортстан белән уртак «Без бергә» проекты дуслык, мәрхәмәтлелеккә юнәлтелгән»

«Без бергә» хәйрия концертыннан җыелган акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәмгә җибәреләчәк.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының әлеге хәйрия концерты мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән.

«Бүген рәсми сүзләр кирәкми. Бу гади чара түгел, зур вакыйга. Ул үзе үк бер зур күпер. Безнең халыкка шушы күпер бик кирәк. Без һәрвакыт сорау бирәбез: «Иң кирәклесе нәрсә соң?» — дибез. Бүгенге көндә мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек сыйфатлары бик кирәк», — диде ул концерттагы чыгышында.

Аның сүзләренчә, чараның идеясе Башкортстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры чыгышында туган. «Ихластан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага рәхмәт әйтәм. Уртак проектлар дуслык, мәрхәмәтлелеккә юнәлтелгән», — диде ул.

Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» уртак хәйрия концерты 25 майда Уфада «Башкортстан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә булган иде. Проектның максаты — Донецк һәм Луганск халык республикаларына теләктәшлек белдерү.

Концерт Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә узды.


Фикер өстәү