Татарстанда ипи бәясе артмаячак

Татарстанда икмәк-күмәчкә бәяләр арту көтелми. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Әлегә бездә икмәк бәяләре саклана. Якын арада бәя артуны көтмибез», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә икмәк пешерүчеләр өчен федераль һәм республиканың ярдәм чаралары гамәлдә. Республикада бу максатларга 300 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
«Без ел дәвамында ярдәмне бүләбез һәм квартал саен җиткерәбез. Хәзер, мөгаен, акчаларның 40 процентын без икмәк пешерүчеләргә җиткердек», – диде Җәббаров.


Татарстанда ипи бәясе артмаячак” язмасына фикерләр

Фикер өстәү