Татарстаннан гуманитар йөк төялгән алты машина Донецк һәм Луганск республикаларына юл тотты

Кичә Татарстаннан гуманитар йөк төялгән алты фура Донецк һәм Луганск республикаларына юл тотты.

Склад үзәге директоры Фәрхәт Ешмуратов әйтүенчә, йөкнең гомуми авырлыгы 140 тонна тәшкил итә.
“Бүген без Донбасс халкына озак сакланылышлы азык-төлек җибәрдек. Беренче партия генә түгел инде бу. Шәт, соңгысы да булмастыр. Без мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер һәм ярдәм итәбез дә”, – диде ул.
Төяп җибәрелгән азык-төлек исемлегендә – ит һәм балык консервлары, токмач, төрле ярмалар, үсемлек мае, он, шикәр комы һәм чәй. Моннан тыш, Донбасста яшәүчеләргә кием-салым һәм аяк киеме, юрган һәм пледлар, шулай ук беренче чиратта кирәкле товарлар, шәхси гигиена әйберләре юлланган.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев йөкне әзерләүдә катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерде. Ярдәм кулы сузучылар арасында – “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасы, “КАМАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте, “АГАВА” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Азнакай һәм Яңа Чишмә районнары, “БРИЗ” компанияләре төркеме.

“ Бу мәсьәлә авыл эшмәкәрләренең пленар утырышында күтәрелгән иде. Нәтиҗәдә Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләргә иң кирәкле товарлар сатып алу өчен байтак кына акча җыюга ирешелде”, – дип билгеләп үтте Шәйхразиев.


Фикер өстәү