Көнкүреш тонометрларының төгәллеген тикшерү буенча акция башланды

Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы (Росстандарт), аның карамагындагы оешмалар 6-8 апрельдә барлык федераль округларда, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап, “Будь уверен! Будь здоров!” Бөтенроссия социаль акциясен үткәрә.

Акциянең максаты – Россиядә яшәүчеләргә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен көнкүреш тонометрлары күрсәткечләренең төгәллеген даими тикшереп торуның мөһимлеген җиткерү.
Акция көннәрендә “Татарстан Стандартлаштыру һәм метрология үзәге” федераль бюджет учреждениесе ( ФБУ “ЦСМ Татарстан”) өйдә кулланыла торган тонометрларның төгәллеген бушлай тикшерү буенча халыкны кабул итү оештыра.

Чара 6-8 апрель көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә Татарстан Стандартлаштыру һәм метрология үзәгендә уздырыла. Адресы: Казан ш., Журналистлар ур., 24 й. (үлчәү чараларын кабул итү һәм исәпкә кую бүлеге).


Фикер өстәү