Казанда вакцинация узу өчен яңа пункт ачыла

Хәзер Саклык банкының тагын бер офисында (Камалиев ур., 26/12) прививка ясатырга мөмкин

Иртәгә Казанда коронавируска каршы вакцинация узу өчен яңа пункт эшли башлаячак. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер теләгендә булган барча кеше Саклык банкының тагын бер офисында (адресы: Камалиев ур., 26/12) вакцинация уза алачак, дигән сүз бу. Пункт эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез: Казанда түбәндәге адреслар буенча урнашкан пунктларда прививка ясатырга мөмкин:
– “Мега”, “Южный”, “Парк Хаус” сәүдә үзәкләрендә (һәр көн саен – 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә);
– Саклык банкы офисында (Пушкин ур., 4) (дүшәмбедән җомгага кадәр – 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә);
– мәдәни үзәкләрдә: “Сәйдәш” (дүшәмбедән җомгага кадәр – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә); “Мәскәү” (дүшәмбедән шимбәгә кадәр – 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә), Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә (дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә).


Фикер өстәү