Татарстанда мунчага ут төртеп, ир белән хатынның гомерен өзгән кешене тапканнар

Ир вакытлыча мунчада яшәгән пар йокларга ятканны көтеп торган һәм ут төрткән.

Яшел Үзәндә элек хөкем ителгән кеше тоткарланган. Ул мунчага ут төртеп, ике кешене үтергән дип фаразлана. Янгын сүндергәндә 35 яшьлек ир-ат һәм 32 яшьлек хатын-кызның гәүдәләре табылган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 46 яшьлек ир моны шәхси мөнәсәбәтләр аркасында эшләгән. Ул анда вакытлыча яшәгән пар йокларга кергәнне күреп, мунча ишеген терәтеп куйган һәм ут төрткән. Кешеләр янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар, тик ир белән хатынны коткара алмаганнар. Шикләнелүче үз гаебен танымаган.


Фикер өстәү