Көнче ир хатыны белән аның әнисенә бензин сибеп ут төрткән

Ир үз гаебен танымаган һәм «бу бәхетсезлек очрагы гына» дип  әйткән.

Воронеж өлкәсендә яшәүче пенсионерны хатынын үтерергә җыенуда һәм хатынының әнисен үтерүдә гаеплиләр. Өлкән яшьтәге хатынның янган мәетен Подгоренский бистәсенең Җиңү урамындагы йортта тапканнар. Моннан тыш, реанимациягә тагын бер хатын-кыз китерелгән. Аның тәне бик нык пешкән булган. Тикшерүчеләр фаҗига урынын карап, шаһитлардан һәм зыян күрүчедән сорау алганнан соң, 67 яшьлек ирне тоткарлаган.

Мәгълүматларга караганда, фаҗига 21 май көнне булган. Исерек ир белән хатыны арасында низаг чыккан. Пенсионер хатынын хыянәттә гаепләгән. Ярсыган ир коточкыч карарга килә: ул сарайдан бензин салынган канистр алып керә. Хатыны белән аның 85 яшьлек әнисенә бензин сибә һәм шырпы сызып ут төртә. Хатыны янган йорттан чыгып котыла ала, ә әнисе янгында һәлак була.

Пенсионерны кулга алганнар, тик моны ул бәхетсезлек очрагы булуын раслап, гаебен танымаган.


Фикер өстәү