Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз 180 мең сум акчасыннан колак каккан

Казанда яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызга телефоннан шалтыратып, улы турында начар хәбәр әйтеп, алдаганнар. Чит кеше хатынның улы булып сөйләшкән һәм 180 мең сум акча күчерткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике көн элек полициягә 71 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул кич белән өй телефонына шалтыратуларын, билгесез кеше бу хатынның улы булып сөйләшкәнен әйткән. Пенсионер хатын сүзләренә караганда, тавыш, чыннан да, аның улыныкына охшаш булган.

https://vatantat.ru/2020/01/tatarstanda-ber-ir-at-moshenniklar-kapkynyna-el%d3%99gep-mashinasyz-da-akchasyz-da-kalgan/

Ир-ат авариягә эләгүен, өлкән яшьтәге бер кешене бәрдерүен, аның үлгәнлеген һәм хәзер үзенең полициядә булуын әйтә. Шуннан соң трубканы чит кеше алган һәм үзен тикшерүче дип таныштырган. Ул пенсионер ханымның улына сигез ел төрмә янаганлыгын әйткән, тик бер сәгать дәвамында хатын акча күчерсә, җәзадан котылып калырга мөмкин, дип белдергән.

Пенсионер хатын якындагы банкоматка барып аферистлар хисабына әлеге сумманы күчерә. Шуннан соң улы шалтыраткан һәм аның белән барысы да тәртиптә булуын сөйләгән.

Хокук сакчылары җинаятьчеләрнең номерлары Чиләбе һәм Свердловск өлкәсендә теркәлгәнлеген ачыклаган. Әлеге факт нигезендә караклык турында җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү