Казанның транспорт комитеты рәисе урынбасары Николай Стукалов вафат

Кичә Казанның транспорт комитеты рәисе урынбасары Николай Стукалов 50 яшендә, озакка сузылган авырудан соң, вафат булды. Бу хакта комитет матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Николай Владимирович белән хушлашу 1 февральдә 7нче шәһәр хастаханәсендә булачак. Вакыты тәгаенләнә», — диделәр комитетта.

Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе урынбасары вазифасында Стукалов хезмәт юлының соңгы 12 елын эшләде. Ул халыкка транспорт хезмәте күрсәтү һәм транспорт белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы эше буенча кураторлык итте, пассажирлар ташу эшен оештыру өчен җавап бирде.

Моннан тыш, Стукалов җитәкчелегендә яңа мәгълүмати технологияләр, шул исәптән тукталышларда электрон мәгълүмати таблолар кертелде, масштаблы чараларга транспорт хезмәте күрсәтелде. Алар арасында, аерым алганда, Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү, Универсиада-2013, 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты бар.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы Стукаловның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Николай Владимировичның хезмәт биографиясендә безнең министрлыкта бик интенсив эш чоры булды. 2011 елдан 2012 елга кадәр без аның белән бергә Татарстанда такси турында федераль законны гамәлгә ашыра башладык, шундый ук республика законының төп нигезләмәләрен эшләүдә катнаштык. 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадага транспорт хезмәте күрсәтүгә бергәләп әзерләндек», диелә хәбәрдә.

Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре Николай Стукалов 1969 елның 10 маенда Казанда туган. Хезмәт эшчәнлеген 18 яшьтән «Татэлектромонтаж» трестында монтажчы булып башлый, армиядә хезмәт иткәннән соң юридик белем ала. Ул эшче һөнәреннән алып ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасарына кадәр (ул бу вазифаны 2011-2012 елларда башкара) хезмәт юлы уза.


Фикер өстәү