Нурфия Хөснетдинова: «58 яшьтә дә курчак уйнаудан туктамадым әле мин»

Юмарт Нурфия дип йөртәләр аны авылда. Үзенә калмаса калмый, соңгы әйберен дә кешегә биреп җибәрә ул. Теккәнен өләшә тора. Әле бит акчага түгел, бушлай!

Зәй районының Аксар авылында яшәүче Нурфия Хөснетдинова безне: «Бөтен курчакларым, кул эшләремне күргәзмәгә биреп җибәргән идем шул, күрсәтергә матур әйберләрем дә юк», – дип уңайсызланып кына каршы алды. Шуңа күрә күбесен  фотодан гына карарга туры килде. Курчаклары арасында төрле милләт кызлары да, пешекчеләр, табиблар һәм башка һөнәр ияләре дә бар.

Нурфия апа 36 ел буе мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укыткан. Үзе дә шушы авылныкы. Укытып кына калмаган, кул эшләре түгәрәген дә алып барган. Кызларны чигәргә, тегәргә, бәйләргә, пешерергә өйрәткән. Казанда «Гаилә дәресләре» курсын тәмамлауның да файдасы тигән. Нурфия апаларының мәктәбен үткән кызлар гаиләдә дә уңган хуҗабикәләрдер, шәт. Үз өен дә үзе киендергән. Кибетнекенә кызыкмый. Пәрдәләрен дә теккән, юрганнарын да ясаган. Бер әйберне дә кешегә эшләтергә яратмыйм, ди.

– Мин – әйберләргә икенче сулыш өрүче. Без үскәндә, бер әйбер дә юк иде. Гаиләдә өч кыз идек. Апалардан калган киемнәрне кияргә туры килде. Әнинең алъяпкыч теккәнен көтеп утыра идем. Ул тиз генә тегеп бетерә дә калган тукымадан мин курчакларны киендерәм. Бер әйберне дә әрәм итмим. Өр-яңа яулыклар, тукымалар тик ята бит. Модасы чыкса да, берни булмаган. Шулардан баш киемнәре ясыйм. Бер теккәндә 12шәрне тегәм. Яулык урынына менә дигән башлык килеп чыга. Авылдагы хатыннарны да бу шөгыльгә өйрәттем, алар да остарып бетте инде. Киелгән кофталар башмаклар ясарга ярый, – ди Нурфия ханым.

Иске әйберләрне заманчалаштырырга да ярата. Шәлләрдән сумкалар теккән, бизәнгеч, акча янчыклары, муенсалар… – барысы да аның иҗат җимешләре. Мунчала да бәйли. Оныклары өчен дә әллә ниләр уйлап таба. Кечкенә курчакларны зур итеп үзгәртә.

– 58 яшьтә дә курчак уйнаудан туктамадым әле мин. Ташланган, кулы чыккан курчакларга кабат җан өрәм. Кирәкмәгәннәрен өйгә китереп бирүчеләр дә бар. Кечкенәләрен пластмасса шешәгә куеп зурайтам. Балалар килгәч, уйнарга сорыйлар. Оныкларга бүләк итеп биреп җибәрәм, – ди тегүче. Әмма ул үзен тегүче дип санамый. Искене яңартучы мин дигән сүз белән күбрәк килешә.

Лаеклы елга чыккач та, ике елдан артык мәктәптә эшләгән әле ул. Өйдә ял итү рәхәт икән, дип куя. Вакыты җитмәгән эшләргә дә кулы җитә хәзер. Үзе дә ут борчасыннан ким түгел. Шул арада безгә башмак өлгеләрен дә сызып күрсәтте, шкафында күптән бәйләнгән шәлләрен дә тартып чыгарды. Тәрәзә төбендәге гөлләре турында гәпләшеп алдык. Әйтерсең, хезмәт дәресендә булдык.

– Бүген көн яңгырлы була дигәч, бәйләү бәйләрмен дигән идем. Хәзер берәр башмак башлармын. Бер генә минут та тик торырга яратмыйм. Бүләк иткән әйберләремнең кемгәдер файдасы тисә, сөенәм. Яңа идеяләр туа. Тегү машинасын буш тотмыйм, кыскасы. Тукымасы да, иске киемнәре дә җитәрлек. Кемдер тегәргә яратмый бит. Андыйларга  кечкенә генә бүләк тә зур кебек тоела. Башкаларны шатландырып, һаман тегәргә язсын, – ди ул.

Укытучы укытучы инде. Энергиясе ташып, булган белемен кешегә өләшеп торасы килә аның. Безне озатканда, Нурфия ханым ишегалдында бик мәгънәле шигырь дә сөйләп күрсәтте. Тормышның агына да, карасына да шөкер итә белү турында иде ул. Яңгыр ява башлады. Димәк, Нурфия апа кул эшенә тотыныр, тагын башкаларны сөендерүен дәвам итәр.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 


Фикер өстәү