Татарстанга маймыл чәчәк авыруын кертү куркынычы бик аз. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдергән. “Бүгенгә республикага чәчәк авыруын кертү куркынычы – бик аз дәрәҗәдә. Инфекция очраклары теркәлгән илләргә бездән самолетлар очмый , – дип билгеләп үткән ул.
Любовь Авдонина басым ясап әйткәнчә, бу чир, коронавирус яки холерадан аермалы буларак, үтә йогышлы түгел. “Чир ияртү өчен авыру кеше белән турыдан-туры элемтәгә керергә, тәнендәге кутырларыннан чыккан эренгә кагылырга кирәк”, – дип өстәгән республиканың баш санитар табибы урынбасары.
Шул ук вакытта черки тарата торган инфекцияләр – Зика бизгәген һәм малярия йоктыру куркынычы – зуррак дәрәҗәдә. Республикада яшәүчеләр эссе илләрдән әлеге чирләрне сирәк-мирәк кенә булса да ияртеп кайткалый.