Роспотребнадзор: «Россиядә маймыл чәчәк авыруының бер очрагы да теркәлмәде»

Россиядә маймыл чәчәк авыруын йоктыру очраклары теркәлмәгән. Бу хакта «Российская газета» Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода инфекциянең илгә үтеп керүенә һәм аның Россия территориясендә таралуына юл куймау өчен тиешле барлык чаралар да күрелүен билгеләп үттеләр.

Әйтик, аерым алганда, «Вектор» үзәге инфекция йоктыру очракларын ачыклау өчен тест-системалар җитештерүне тәэмин иткән дә инде. «Ул берничә сәгать эчендә патогенның бармы-юкмы икәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә бер мең тест-комплект төбәкләргә җибәрү өчен әзер, шуның нәтиҗәсендә 100 мең ПЦР-тикшеренү үткәреп булачак», — диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Ведомствода диагностика ясаганда әлеге инфекцияне йоктыру очраклары теркәлгән илләрдән кайтучыларга, шулай ук охшаш билгеләр – температура күтәрелү, баш һәм мускуллар авырту, баш әйләнү, күңел болгану һәм косу очраклары булган авыручыларга аерым игътибар бирергә исәплиләр. Авыру йоктырганнан соң 3-4нче көндә биткә тимгелләр чыга, соңрак ул тәннең башка өлешләренә дә күчә.


Фикер өстәү